Новости по-русски

Алия Төхвәтуллина үзе турында: «Казанда – чибәркәй, авылда – юләр кыз»

Ришат Төхвәтуллиның тормыш иптәше Алия Карачурина бик тә ачылып, иркенәеп китте. Соңгы арада социаль челтәрләрдә гади тормышны күрсәтүчеләр бик популярлашып бара, яшь әни Алия дә шул сукмактан атлый.

Ришат Төхвәтуллин социаль челтәрдә бик тә күңелле видео урнаштырды. Аны Алия дә үз сәхифәсенә, кызыклы сүзләр язып, күчереп куйган. Видеода Ришат гармунда уйный, ә аның гаиләсе – ике яктан да кода-кодагыйлар, хатыны бии, күңел ачып саубуллаша. Бу күренештә Алия шукланып та ала. Бу турыда ул үзен үзе: «В Казани – красотка, в деревне – дурочка. Баланс», – дип шаяртып, мактап та алган.

Читайте на 123ru.net