Новости по-русски

Раил Садриев Эльвира Хамматова белән яңа проект әзерли

Раил Садриев Эльвира Хамматова белән яңа проект әзерли

Буа драма театры җитәкчесе Раил Садриев белән җырчы Эльвира Хамматова күрешкәннәр. Алар яңа проект әзерли, дип хәбәр итә «Татар тудей». Әңгәмә вакытында Раил Садриев фикерләрен шигырь юлларына салган.

«Бер-бер артлы үрләр яулый кеше, бер-бер артлы биек үрләр.

Дәрәҗә һич мәңгелек түгел, кешелегең калсын кешегә.

Һич мактанма: «Тик мин генә булдырам», – диеп.

Халкың бәя бирсен эшеңә», – дигән сүзләр әйтә Раил Садриев.

Искәртеп үтик, 27 июнь көнне Казанның Вахитов районы суды Татарстан Республикасының халык артисты һәм Буа драма театры җитәкчесе Раил Садриевка карата билгеләнгән сак чарасын 2 сентябрьгә кадәр озайту турында карар кабул итте. Ул моңа кадәр 2 июльгә кадәр генә билгеләнгән иде.

Моңа кадәр, 22 майда узган судта Раил Садриевка карата кертелгән чикләү чаралары: 1 ай һәм 12 көн эчендә төнлә яшәү урыныннан китү, театр бинасына керү, җинаять эше буенча шаһитлар белән очрашу, интернет куллану, хатлар җибәрү тыела.

РФнең ТР буенча Тикшерү комитеты тикшерү үткәрү өчен бу чикләүләрне 2 айга озайтуны сораган, һәм ул озайтылды.

Раил Садриев «Дәрвиш» моноспектакленә билетлар сату белән бәйле вәкаләтләрне дөрес кулланмауда шикләнелә, анда ул төп рольне башкара.

  • «Раил турында күп яздылар. Раил кебек, бәләкәй Буаны күтәрә алган кешеләр сирәк була. Ул төрле яклап талантлы. «Соры тычкан»нарга бернәрсә дә булмый – яшиләр. Ә ул артык күренүе белән үзенә игътибарны җәлеп итә».
  • Ринат Рахматуллин Раил Садриевның хәлен белеп кайткан

Читайте на 123ru.net