Новости по-русски

Көнгә ничә сәгать кызынырга ярый?

Көнгә ничә сәгать кызынырга ярый?

Кояшта кызыну кешенең хәленә, иммун һәм эндокрин системасына уңай йогынты ясый. Ләкин ультрашәмәхә нурлары артык булу сусызлануга, тромблар барлыкка килү, аллергия һәм хәтта яман шеш барлыкка килү куркынычын арттыра.

Медицина фәннәре кандидаты Павел Бережанский сүзләренчә, кызыну өчен иң яхшы вакыт – иртәнге һәм кичке сәгатьләр. Көндез күләгәдә булу хәерле.

Кызыну – тән тиресе өчен стресс. Кояш ванналарын ашаганнан соң ук яки ач килеш керергә ярамый. Бу очракта йөрәк-кан тамырлары системасына куркыныч туа. Ашаганнан соң сәгать-сәгать ярым узгач яки ашарга 1 сәг алдан кызыныгыз.

Салкын җил искән урында кызынмагыз, артык җылынганны сизми калып, эссе сугарга да мөмкин. Кызынганда кирәк кадәр су эчү хәерле.

Кояш астында булу вакытын акрынлап, 5-10 минуттан башлап көйләргә кирәк. Шулай итеп көненә иң күбе 1-2 сәг кызынырга була. Һәр ярты сәгать саен күләгәгә китеп торыгыз.

Кояштан саклый торган күзлек кияргә онытмагыз. Күз ябык булса да зыян килә, күз кабагы тиресе юка, ул ультрашәмәхәне уздыра. Пешмәс өчен кояштан саклый торган кремнар кулланыгыз. Буягычлар, исләр, спирт яки спиртлы компонентлар, химик яклау факторлары булмаганын сайлагыз, диелә «МИР» телеканалы сайтында.

Читайте на 123ru.net