Новости по-русски

Бакчага кошлар җыелмасын өчен нишләргә?

Бакчага җыела торган кошларны куркытуның арзанлы ысулы бар икән.

Биолог Лиесса Боуэн сүзләренчә, кошлар ялтыравыклы һәм шыгырдап тора торган әйберләрдән курка. Ашарга пешерә торган фольганы кошларны куркыту өчен кулланып була. Ул кояш нурларын кайтара һәм шыгырдый, шулай итеп кошларның ориентациясен бетерә.

«Берничә җиләк-җимеш агачына яки коймалар буйлап элеп куегыз, алар җилдә селкенеп торырлык булсын», – ди белгеч.

Кимендә 10 шундый предмет куйсаң, бөтен бакчаны кошлар көтүеннән коткарып була. Шулай ук кирәксез DVD- яки CD-дисклар, ялтыравык тасмалар тезеп чыгарга була, диелә «МИР» телеканалы сайтында.

Читайте на 123ru.net