Новости по-русски

Балык Бистәсендәге авыл рухание авариядә һәлак булган

Балык Бистәсендәге авыл рухание авариядә һәлак булган

Кичә Яңа Чишмә районында юл һәлакәтендә иерей Сергий Рыбочкин үлгән. Ул Балык Бистәсе районындагы Масловка авылында Иоанно-Богословский храм настоятеле, Казан духовный семинариясе кабул итү комиссиясе секретаре иде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Иерей «Renault» машинасында Чистай ягына таба бара. Трассада ул фурага бәрелә. Аңа 26 яшь, хатыны һәм нәни кызы бар. Ул үзе күп балалы рухани гаиләсендә туып үскән.

Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл Сергий атакайның гаиләсенең кайгысын уртаклашты, дип хәбәр итә Татарстан митрополиясе.

Читайте на 123ru.net