Новости по-русски

Фәридә һәм Марат Әхмәтшиннар гаиләсендә сөенечле вакыйга

Фәридә һәм Марат Әхмәтшиннар гаиләсендә сөенечле вакыйга

Җырчы, Татарстанның атказанган артисты Фәридә Әхмәтшина һәм аны тормыш иптәше, композитор, кинопродюсер Марат Әхмәтшиннар гаиләсендә шатлыклы вакыйга булган. Аларның уртанчы уллары Фәрхад, имтиханнарны уңышлы тапшырып, 11нче сыйныфны тәмамлаган.

«Әле кичә генә сине кечкенә кулларыңнан җитәкләп 1нче сыйныфка илткән идем. Инде алдымда харизмалы, үзгә характерлы, буй җиткән егет басып тора. Фәрхәд улым, һәр туар көн сиңа яңа ачышлар һәм шатлыклы мизгелләр алып килсен. Үз-үзеңә ышан, максатларыңа куркыкмыйча, ныклы адымнар белән бар. Без сиңа ышанабыз һәм сине бик яратабыз. Ак юллар, синең барысы да килеп чыгачак», – дип яза бәхетле әни бу хакта социаль челтәрләрдә.

Әхмәтшиннар гаиләсе 3 бала тәрбияли. «Олы улыбыз Самат КФУда магистратурага керде, нефть-газ технологиясе бүлегендә укый. Икенче улыбыз Фәрхад XI сыйныфта, алда – БДИ, бик җаваплы елы. Төпчегебез Әлфия III сыйныфта укый, ул – Казан балалар шәһәр филармониясендә солист», – дип сөйләгән булган узган ел Фәридә Әхмәтшина массакүләм мәгълүмат чараларына биргән әңгәмәсендә балалары турында.

Читайте на 123ru.net