Новости по-русски

Татьяна Ефремова: «Бабам Чүк бәйрәме онытылмасын өчен 5 баласы белән яулык җыярга чыккан»

Татьяна Ефремова: «Бабам Чүк бәйрәме онытылмасын өчен 5 баласы белән яулык җыярга чыккан»

Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы авылында 30 июнь көнне Чүк бәйрәме узды. Шушы авылда җырчы Татьяна Ефремованың әнисе туган. Әлфия Авзалова исемендәге һәм халыкара бәйгеләр җиңүчесе, «Үзгәреш җиле» проекты солисты, «Керәшен чибәре» титулы иясе Татьяна шушы авылдагы Чүк бәйрәме тарихын социаль челтәрдә сөйләде.

«Кичә безнең авылда борынгы, мәҗүси «Чүк» бәйрәме узды. Моннан 40 еллар элек, шул вакыттагы хакимият мондый бәйрәмнәрне уздыруны тыйган һәм бөтен кешегә дә бер үк көнне, бөтен җирдә «Сабантуй» үткәрергә «боера».

Эш шунда, «Чүк» бәйрәме, керәшеннәрнең башка бәйрәмнәре кебек үк, ел саен «кемдер хәл иткән» бер үк көнне түгел, ә календарьда саналган көнне уздырыла.

Бәйрәмне уздырмасыннар өчен, кешеләрне өйләренә куып кертеп йөргәннәр, кайбер авылларда хәтта фонарь куелган баганаларны аударганнар һ.б. Әлбәттә, һәркем үзе өчен, гаиләсе өчен курыккан һәм ул чорда күп авылларда бәйрәмнәрне уздырмый башлаганнар һәм ул бүгенгә кадәр дәвам итә.

Минем бабай Бирока (кушаматы шундый) Микулай, безнең авылда бәйрәм бөтенләй онытылмасын өчен, көне кушылган көнне түген, ә нәкъ менә Чүк булырга тиешле көнне үзенең балалары белән «яулык җыярга» чыккан.

Биш баласын җыеп, кулларына баян, гармуннар тотып, ул алар белән урам буйлап йөргән һәм бәйрәмне үзе үткәргән.

Бүгенге көндә бабабыз юк, ә бәйрәмне үткәрү дәвам итә.

Һәр елны изге эш эшләүче оештыручыларга, авылдашларга рәхмәт», – дип гаилә тарихы белән бүлешкән Татьяна.

  • «Һәркем бу адымга бармый»: яшь җырчы Татьяна Ефремованың тормышында шатлыклы вакыйгалар

  • Әлфия Авзалова бәйгесендә Гран-при иясе Татьяна Ефремова: «Конкурс күктән җиргә төшерә»

Читайте на 123ru.net