Новости по-русски

Нинди йогышлы авыру ир-атлар импотенциясенә китерә?

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Дәүләт фәнни дерматовенеролгия һәм косметология фәнни үзәге дерматология бүлеге җитәкчесе Арфеня Карамова ир-атларда импотенция китереп чыгара торган йогышлы авыру турында «Газета.ру» сайтына сөйләгән.

Аның сүзләренчә, лепра дигән авыру белән зарарлану ир-атларның либидосын һәм потенциясен 60 процентка киметә.

Лепра йоктырган кешеләрнең 60 проценты либидо һәм потенция белән проблема булуын сөйли, күпләрендә күкәйләр ялкынсыну һәм аларның үлчәме кимү билгеләнә.

«Тупланган белешмә буенча, лепра белән авыручы пациентларның 60 проценты либидо кимүен һәм эректиль дисфункция булуын әйтә. Бу гормональ дисбаланс һәм лепра белән авыручыларның күкәйләре ялкынсыну белән бәйле. Күкәйләр ялкынсыну бик катлаулы булырга мөмкин. Төрле белешмә буенча, пациентларның 51-76 процентында күкәйләр үлчәме кимү күзәтелә», – ди табиб.

Врач отметила, что у больных лепрой отмечается также повышенный уровень фолликулостимулирующего гормона и лютеинизирующего гормона и сниженный уровень тестостерона в сыворотке крови. Однако на либидо зараженных может влиять сам факт заболевания.

Крамова билгеләп үткәнчә, лепра белән авыручыларда фолликула стимуляцияли торган гормон һәм лютеинлаштыра торган гормон арта, кан сывороткасында тестостерон дәрәҗәсе кими. Шулай да әлеге авыруын йоктыручыларда либидо кимүне авыру факты үзе дә китереп чыгарырга мөмкин, ди белгеч.

Читайте на 123ru.net