Новости по-русски

Салават Фәтхетдиновның килене куанычы хакында сөйләде: «Бик дулкынландыра»

Җырчы Салават Фәтхетдиновның килене Рузия үзенең зур шатлыгы белән бүлеште. Ул Казан дәүләт медицина университетының дәвалау факультетын тәмамлап, табибә белгечлеге алып чыккан.

«Мин – табибә. Бу хакта әйтүе бик дулкынландыра, шул ук вакытта куанычлы. Алга таба тагын да кызыклырак булачак, мин моңа ихлас ышанам», – дип язган ул социаль челтәрләрдә.

Дипломлы белгеч булса да, Рузия халыкны дәвалау эшенә хәзер генә керешә алмас әле, мөгаен. Чөнки ул әлегә яшь әни, декрет ялында. Тормыш иптәше Рөстәм белән алар Дамир исемле малай тәрбиялиләр.

  • Салават Фәтхетдиновның килене иреннән ничә яшькә зуррак булуын әйткән

Читайте на 123ru.net