Новости по-русски

Варикоз булса, кызынырга ярыймы?

Варикоз булса, кызынырга ярыймы?

Әгәр аякларда веналарның варикоз киңәюе булса, кояшта кызынганда аякларны нурлардан яшерү хәерле.

Хирург-флеболог Армен Авакян сүзләренчә, кызыну үлемгә китерерлек куркыныч та тудырырга мөмкин. Варикоз зыян китергән кан тамырлары стеналары тагын да ныграк ялкынсынып китә ала.

Табиб сүзләренчә, елның җылы вакытында кан әйләнеше акрыная. Аякта кан тамыры «йолдызчыклары» беленә башлагач, табибка күренүне сузмау хәерле.

Вена стенкасы ялкынсынудан тромбофлебит дигән чир килеп чыга ала, ул тирән веналар тромбозына сәбәпче булырга, үлемгә китерергә дә мөмкин, диелә «МИР» телеканалы хәбәрендә.

Читайте на 123ru.net