Новости по-русски

Азат Абитов җыр өчен купкан тавыш турында: «Ильмира белән аңлаштык»

Азат Абитов җыр өчен купкан тавыш турында: «Ильмира белән аңлаштык»

Бу көннәрдә Лилия Хәмитованың легендар «Мәхәббәт шушыдыр» (авторлары: О.Усманов, Р. Миңнуллин) җыры өчен Азат Абитов Ильмира Нәгыймовага үпкә белдергән иде. Әлеге җырны узган ел Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитов дуэт итеп, яңача яздырдылар. Шушы көннәрдә Ильмира Нәгыймова да социаль челтәрләрдә җырны студиядә башкарган видеосын куйды. Азат Абитов аны үзләренең җырын алып башкаруда гаепләп чыкты. Ә Ильмира бәхәскә катнашмады.

  • Азат Абитов Ильмира Нәгыймованы шелтәли: «Хөрмәтсезлек. Мин моны бер дә аңламадым…»

Бу ситуациягә җырның төп башкаручысы Лилия Хәмитова аңлатма кертте. Баксаң, Ильмира җырны «ТНВ» каналында чыгачак яңа проект өчен генә яздырган икән. Аның кысаларында Лилия Хәмитова – Ильмираның, ә Ильмира Лилия Хәмитованың җырын башкарачак.

  • Лилия Хәмитова «Мәхәббәт шушыдыр» җыры турында: «Нәгыймова аны концертларда җырламастыр»

Бу хәбәрне ишетеп тынычландылармы, Ильмира белән сөйләшә алдылармы икән дип, Азат Абитов белән элемтәгә кердек.

Без комментарий сорап язганда, Азат белән Гөлсириннең авылдан Казанга килешләре иде. Корбан ашы уздырырга әзерләнеп йөргән көннәре булу сәбәпле, интернетта чыккан мәгълүматларны карарга вакытлары булмаган.

«Гөлсирин миңа юл буе сезнең сайтта чыккан язманы укып барды. «ТНВ»дагы аңлатманы да күрдек. Хәзер бөтен нәрсә аңлашыла. Мин, гадәттә, кыза торган кеше түгелмен. Ләкин бу юлы шулай килеп чыкты.

Без Ильмира белән элемтәгә чыктык. Дөресрәге, аңа Гөлсирин шалтыратты, чөнки кызлар барыбер кызлар белән җиңелрәк аралашалар инде алар. Безнең беркайчан да Ильмира белән начар мөнәсәбәтләрдә булганыбыз юк. Гастрольләрдә күрешкәндә дә аралашып торабыз. Без аңлаштык, барысы да яхшы.

Ә инде Лилия апа сөйләгән сүзләргә килгәндә, шуны әйтәсебез килә: без белмәгән идек үзебезгә әлеге җырны Роберт абый Миңнуллинның истәлек кичәсендә генә җырларга рөхсәт ителүен. Чөнки без Оскар абый Усмановтан да шалтыратып сорадык аны. «Лилия апаң белән сөйләштек, мин, шәхсән, каршы түгел», – дип әйтте. Без Лилия апа Хәмитованы бик яратабыз, хөрмәт итәбез. Әгәр дә ул безгә бүген: «Ул җырны башка җырламагыз», – дип әйтсә, без бер сүзсез аны башкарудан туктаячакбыз.

Тагын бер әйбер әйтәсем килә: пост чыгарганнан соң миңа шулхәтле күп хейтерлар ташланды. Бу – минем өчен зур яңалык, чөнки моңа кадәр хейтерларым белән аралашканым юк иде әле. Безне Ильмирага пычрак атуда гаепләделәр. Ләкин тагын бер кабатлап әйтәм: безнең Ильмирага пычрак атканыбыз юк, чөнки без аның белән яхшы мөнәсәбәтләрдә. Ничек килеп чыкты – шулай чыкты инде», – диде безгә Азат.

Читайте на 123ru.net