Новости по-русски

«Оят булмадымы?» – Алия Карачуринага авыр сүзләр язганнар

«Оят булмадымы?» – Алия Карачуринага авыр сүзләр язганнар

Җырчы Алия Карачуринага бер хейтеры, авыр сүзләр әйтеп, күңелен төшергән.

«Мин сезне бәбине үзегез тапкансыз дип торам. Э-э-эх, шундый яшь килеш кесарево ясаттыгызмы? Слабачка. Яраткан ирегезгә кесарево аша бәби табып бирергә оят булмадымы? Ярар, молодец, барыбер хезмәт инде. Уңышлар», – дип язып калдырган ул хатын-кыз, аны-моны уйламыйчамы, әллә инде максатчан Алияне кәефен төшерергә теләпме.

«Мондый смслар белән мине үпкәләтергә телиләрме? Нигә язалар, аңламыйм.

Ә барысы да минем матур сөйләмәвемнән, мине карагач, аның косасы килүеннән башланган иде. Косасы килгәч, нигә минем сторисларны карарга? Пабликларда чыгасыз, ди ул миңа. Сторислар пабликларда чыкмыйлар дип беләм.

Димәк, минем яраткан ирем табибларга каршы төшәргә һәм миңа бәбине ничек табу дөресрәк булачагын хәл итәргә тиеш булган?» – дип язган һәм директына килгән хатны сторисларында күрсәткән Алия.

Читайте на 123ru.net