«Татар ядкәрләре» җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова: «Үзебез сайлаган кыйблага тугры калабыз»
Фәнзилә апа, спикер буларак, күп тапкыр «Татар-информ» агентлыгында катнашты, фольклорчы-галим буларак аннан комментарийлар алган булды. Ә менә аның белән якыннанрак КФУның Татар халык хоры гастрольләрендә таныштым. Чөнки ул башкарган хезмәт – тауларны күчерерлек, үзен кызганмыйча милли хәзинәбезне бөртекләп җыю, саклау, үстерү юнәлешендә ничәмә-ничә еллар тырышып йөргән башка кешене әле белмим. Үзе дә кайчандыр Казан университетының Ирнис Рәхимуллин җитәкчелегендәге Татар халык хорында җырлап йөргән Фәнзилә апа белән күзгә-күз очрашып, аннан әңгәмә алу бәхете миңа да тәтеде! Һәм мин Фәнзилә апага сокланып туя алмыйм, шәхсән аның белән таныш булуым, нинди генә сорау булса да, киңәшләшә алуым белән чын күңелемнән горурланам. Әлеге әңгәмә – «Татар ядкәрләре» проектына багышланган беренче зур сөйләшү.
«Максатыбыз – татар телендә татар мәдәнияте, гореф-гадәтләренә бәйле мәгълүмат биреп бару»
– Фәнзилә апа, 2019 елда Сез Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгеннән киттегез. Озак та түгел, «Татар ядкәрләре» дигән проект турында ишеттек, бүген исә ул халык арасында көннән-көн популярга әйләнә бара. Әлеге оешма, проект тик торганнан гына барлыкка килмәгәндер...
– «Татар ядкәрләре»нең тарихы бик гади. Әлеге проект пандемиядән соң оешты. Пандемия мине дә читләтеп үтмәде. Яшәү белән үлем арасында булырга туры килде... Аллаһка шөкер, юлымда бик яхшы табиблар очрады. Шунда мин: «Ни өчен мине Аллаһы Тәгалә исән калдырды икән?» – дип уйландым. Шуннан 2021 елның апрелендә без «Татар ядкәрләре» проектын башлап җибәрдек.
Фәнзилә Җәүһәрова (сул якта) Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Җыйнак кына бер команда белән социаль челтәрдә аккаунт булдырдык. Аккаунт популярлашты: видеоязмаларны караучылар бик күп булды, аннан соң видеоларны «Тик-ток»ка да урнаштырдык. Һәм бик уңышлы булды ул: 450шәр мең карау җыелгач, аккаунтыбызны үстердек. Алга таба видеоларыбыз 782 мең карау җыйды. Шулвакыт без: «Бу юнәлеш буш, һәм ул кызыклы икән!» – дидек. Баштан ук миңа: «Нигә рус телендә дә эшләмисез?» – дип әйтүчеләр булды. Бу сорау бүгенге көндә дә безнең алда тора. Ләкин безнең төп максатыбыз – татар телендә татар мәдәнияте, гореф-гадәтләренә бәйле җайлы, популяр телдә, ләкин беркадәр фәнни нигезле мәгълүмат биреп бару.
Командабыз зур булмаса да, бик эшлекле: араларында фәннәр кандидатлары, халык мәдәниятен белүчеләр бар. Шуңа күрә без зур эш алып барабыз, социаль челтәрләрдә исә аның сөземтәсе генә чыга. Чөнки Интернет челтәрендә күләмле материаллар укымыйлар. Аннан да бигрәк, татар телендә булган даирә шактый тарайды. Нәрсә генә булмасын, әкрен адымнар белән без шушы юнәлештә эшлибез. Үзебез сайлаган кыйблага тугры калабыз.
«Татар ядкәрләре» оешмасының «You Tube» видеохостингында каналы
Фото: Каналдан скриншот
– Команда ничек тупланды?
– Минемчә, бер генә әйбер дә очраклы булмый. Бер ишек ябылса, икенчесе ачыла, дигәндәй, без үзебезгә ишек ачтык. Минем белән бергә эшләгән кешеләр яңа оешкан «Татарстанның мәдәният ресурс үзәге»ннән китә башладылар. Алар әзерлекле команда иде, чөнки ничә ел бергә эшләдек. Барысының мөмкинлекләрен белә идем. Шулай итеп, мин аларны әкренләп үземә чакырдым.
Мәсәлән, Нурфия Закирова бездә аш-су рубрикасын алып бара. Нурфия – минем төркемдәшем. Без бер авылдан. Аның «Татар ядкәрләре»нә кереп китүе гап-гади көянтә аркасында гына булды. Видеотапшыру өчен көянтә кирәк булды. «Авылга кайтмыйсызмы, көянтә алып килә алмассыңмы?» – дип шалтыраттым аңа. Алып килде. Кадрга ничек кереп киткәнен үзе дә белмичә калды. Аннан соң, мин аның бик яхшы пешергәнен беләм. Бик күп ризыкларны төркемдәшләребезгә ул пешерергә өйрәткән иде. «Татар ядкәрләре»ндә ул шушы юнәлешкә кереп китте.
Гомумән, безнең оешмада һәр рубриканың үз кешесе бар. Әйтик, Зәлия Брусько татар халкында гаилә, көнкүреш йолалары темасын өйрәнеп, диссертация яклаган иде, диссертация белән мин бик яхшы таныш. Аның фәнни куәсен, язу мөмкинлеген беләм. Илдар Шакиров – оператор, монтажер, фотограф, бик күп программаларда эшли белә. Ул минем студентым, татар филологиясе бүлеген тәмамлады. Кирәк булса, аның машинасына утырып каядыр барабыз.
Аннан соң, бездә параллель берничә эштә эшләүчеләр дә бар. Кемдер хата тикшерә, кемдер этимологик сүзлек белән эшли, социаль челтәрләргә урнаштыручыларыбыз һ.б. бар. Команда белән без айга яки ике айга бер тапкыр очрашабыз. Ә болай атна саен «Ватсап»та җыелыш үткәрәбез.
Әлбәттә, теләкләребез зур. Бүгенге көнгә без бик зур китап әзерләдек. «Татар мәдәниятендә агачлар» дип атала ул. Аның фото-видеосы да бар, qr-кодлар аша карап була. Мәсәлән, кайсы агачлар дәва өчен, татар халкы кайсы агачтан чалгысына чөй ясаган, чананы кайсы агачтан ясыйсы, ак карама (вяз) белән кара караманы ничек аерырга, тәрәзә брусларын агачның кайсы өлешеннән генә кисәләр, аны ничек эшкәрткәннәр, киптергәннәр һ.б. бик күп сорауларга җавап табып була.
«Татар ядкәрләре» проектының «ВКонтакте»дагы төркеме
Фото: Төркемнән скриншот
– Энциклопедия кебек!
– Әйе, ул – энциклопедия. Аннан соң, без үзебез белгән үләннәр турында мәгълүмат тупладык. Без белмәгәннәре дә бик күп. Нинди дару үләннәре бар? Үләннәрне ничек кулланганнар? Бу сорауларга җавап тупланган китабыбыз да 75 процент әзер булды.
«Татар ядкәрләре» каналында, аккаунтларында бик аз материал чыга (әлеге проектның «Телеграм» каналы, «ВКонтакте»да төркеме һәм Россиядә тыелган «Инстаграм» социаль челтәрендә аккаунты бар). Без мәкаль-әйтем, каргышлар, им-томнар, дәвалау, бәетләр, җырлар, дастаннар һ.б. җыябыз. Барысын да шушы яссылыкта алып барабыз.
Үзебез дә белми торган темаларга алындык. «Балыклар» темасын башладык. Ул халыкка «кермәде», шуңа күрә без ул теманы беркадәр тоткарладык. Әмма аны алып барабыз. Бердән, без бик күп балыкларның исемнәрен белмибез. Шул ук вакытта, «Балыклар» темасына диссертацияләр язылган. XIX гасыр ахырында зоолог Леонид Сабанеевның «Пресноводные рыбы» дигән китабы чыга. Анда ул балыкларның төрле телләрдә атамаларын күрсәтә. Рус, европа телендә күрсәтә һәм шуның этимологиясен дә ачыклап үтә. Шуңа шаккаттык: бик күп балыкларның атамалары төрки телдән килеп чыккан. Алар европа телләренә дә үтеп кергән. Бу – төркиләрнең Көнбатышка эчкә кергәнлекләрен дәлилли. Гидронимнар атамалары арасында да төрки атамалар искиткеч күп.
Һәр җомга рәссамнарга бәйле «Артклуб» рубрикасы бара. Яратып караучылар бар, репостлар күп була. Ул безнең дә танып белүебезне киңәйтә. Төрле жанрларда иҗат итүче татар рәссамнары искиткеч күп. Без шуңа сөенәбез, сокланабыз. Шуңа күрә таныштырып та барабыз. Бу да – үзенә күрә тулы бер диссертация темасы. Ул әкрен генә җыелып барыла. Чөнки татар традицион мәдәнияте, рәсем сәнгатендә бу хакта язылган мәкаләләр бар, ләкин аерым бер зур альбом эшләнгәне юк.
«Минем әби шулай әйтә торган иде, дигәнгә таяна алмыйбыз. Фәнни хезмәтләрдән дәлилләр эзлибез»
– Темаларыгыз чиксез күп икән!
– Татар ядкәрләре дигән вакытта, без татар дөньясы, теле белән бәйле темаларны яктыртабыз. Игътибар итсәгез, без һәр күренешнең сүз этимологиясенә игътибар бирәбез. Шуннан тулы бер картина барлыкка килә. Берничә укытучының дәресләрдә безнең материаллар белән эшләүләрен әйткәне булды.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Татар әдәбиятында этнографик күренешләр» рубрикасын бик озак алып бардык. Моның өчен көндәлек тәртиптә әдәби әсәрне укып, табып утырырга кирәк булды. Укытучылар моның өчен дә бик рәхмәтле булды. «Җыентык итеп туплап чыгара алмыйсызмы, безгә инша яздырырга бик яхшы булыр иде», – диделәр. Ул – гаҗәп кызыклы текстлар. Төрле тел стилендә, төрле җөмләләр белән язылган. Безгә мөрәҗәгать итсәләр, әзер материалыбыз бар. Әмма без бөтен авторларның бөтен әсәрләрен карап, укып чыктык дип әйтә алмыйм. XX гасыр башында ук этнография инде Гаяз Исхакый, Фатих Әмирхан әсәрләрендә гаять күп урын алган. Үзебез дә бик рәхәтләнеп укып, карап бардык.
Күптән түгел «Халык шигърияте» дигән рубрика башлап җибәрдек. Шагыйрь буларак танылмаган кешеләр бездә бик күп. Бөтен татар кешесе шигырь яза. Безгә апалар, абыйлар җибәрә дә, сайлап алып, шигырьләрен чыгарабыз. Популяр булган авторларның әсәрләрен дә тәкъдим итәбез, Әнәс Карый, Барый Рәхмәт, Җәүдәт Дәрҗемановларны... 1950-1970 елларда бик популяр булган шигырьләрне тәкъдим итеп, кайсыгыз исемен, авторын хәтерли, дип, сораштыру да ясыйбыз.
Шәхесләрдән дә истәлекләр, тарихи фактлар сөйләттерәбез. Күптән түгел Рабит Батулланы яздырдык, алга таба да яздырырга теләгән шәхесләребез бар. «Тарихи фото» рубрикасында бер фото тәкъдим иткән идек. «Бу фотодагы детальләр нәрсә турында сөйли?» – дип яздык. «ВКонтакте» төркемебездә генә дә 48 комментарий җыелган иде.
Командабыз бик эшлекле. Хата күренә икән, шунда ук төзәтәбез. Сорау калган икән, язабыз. Укучыларыбызга рәхмәт! Алар безгә ярдәм итә, кайтавазлары ишетелә, темалар бирәләр. Бер укучыбыз: «Әбием үләр алдыннан әлү кагы сорады (кара җимешнең бер төре)», – диде. Әбекәйнең аңлатырлык дәрәҗәдә хәле дә булмаган. Без аның эзенә төштек, нәрсә икәнен таптык. Ул алычадан эшләнгән булып чыкты. «Минем әби шулай дип әйтә торган иде», – дигән аңлатмага таяна алмыйбыз, без аны фәнни хезмәтләрдән дәлилен табарга тиеш. Чөнки артыбызда бик гыйлемле, укымышлы укучыларыбыз бар.
«Иң кызыгы һәм иң мөһиме – эшләргә теләгебез бар»
– Фәнзилә апа, материаллар зур китап дәрәҗәсендә җыелды, дидегез. Аларны китап буларак бастырып чыгарга ниятегез бармы? Бәлки, һичьюгы, электрон форматта тәкъдим итәргә уйлыйсыздыр?
– Уй-теләкләребез бар. Моның өчен өстәмә акча кирәк. Ул материаллар әзер, анда ничәмә-ничә кешенең хезмәте кергән. Өч тиенлек эш хакына эшләнелгән әйбер ул. Электрон форматта да эшләп булыр аны. Шушы китап чыккач, бу эштә катнашкан хезмәткәрләргә лаеклы хезмәт хакы түлисе килә. Без анда кая гына чыкмадык, нәрсә генә төшермәдек... Искиткеч күп материал җыелды. Мәсәлән, шул ук шомырт агачын алыйк. Шомыртны җыйдык, киптердек, тарттырдык, шомырттан он да ясадык, бәлеш пешердек. Төрле вариантта исемнәре, лексик материаллар тупланды. Аннан соң, халык җырларында, уен җырларында, табышмакларда шомырт белән бәйле нәрсәләр бар – барысы да җыелды. Һәм бу – бер шомырт мисалында гына. Шуңа күрә ул – зур хезмәт. Ул үзенең басылып чыгуын, бәяләнүен көтеп тора. Бәлки, грант ота алырбыз... Хезмәтне тагын бер тапкыр тикшереп, редакцияләп чыгасы бар.
– Баш күтәрмичә диярлек, гөрләп эшлисез дә эшлисез... Алга таба планнарыгыз нинди?
– Планнарыбыз зурдан. Офлайн лекцияләр уздырырга уйлыйбыз. Мәтрүшкәләр җыярга алып чыкмакчы булабыз, нәрсә ул, ни өчен икәнлеген дә аңлатып. Орегано дип атыйлар аны. Татарлар гына мәтрүшкә белән чәй эчә, Европа халыклары аны тәмләткеч буларак куллана!
– Проектның контенты нинди?
– Укучыларыбыз – урта яшьтәге кешеләр һәм шактый күп татар бүлеген тәмамлаган элекке студентлар. Сүз уңаеннан, быел «Татар бүлегенә («Татфак»ка) 80 ел» дигән рубриканы да алып барабыз. Төрле тарихи фотолар эзләп таптык. Минем дәресләрне тыңлаганнар бик сөенеп, рәхмәтләр әйтәләр.
– Проект нинди хисапка алып барыла?
– Аллаһка шөкер, иганәчебез бар. Проектта видеолар төшерер өчен, эшне алып барыр өчен телефоннар, фотоаппаратлар һ.б. алырга, яктырту җиһазлары кирәк булды. Бүгенге көндә менә шундый дәрәҗәдә эшләргә мөмкинлегебез бар. Иң кызыгы һәм иң мөһиме – эшләргә теләгебез бар. Безнең проектта һәркемнең үз эше, үз вазифасы.
«Минем өчен иң үкенечлесе – күп еллар дәвамында тупланган материал Республика традицион мәдәниятне саклау һәм үстерү үзәгендә калды»
– Сорамыйча кала алмыйм. Ничә еллар дәвамында Республика традицион мәдәниятне саклау һәм үстерү үзәгендә эшләдегез. Анда да шундый ук вазифалар, эшләр башкардыгыз: фольклор җыйдыгыз, экспедицияләргә бардыгыз, өйрәндегез, тупладыгыз. Бу эшне хәзер «Татар ядкәрләре» проекты кысаларында дәвам итәсез. Ә анда эшләгән вакытта тупланган багаж кая китте?
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
– Анда калды. Минем өчен иң үкенечлесе – шул. Анда коточкыч зур байлык калды. Ул бүген нинди дәрәҗәдәдер... Миннән сорыйлар, мин шунда-шунда ул дип аңлатам. «Татарстанның мәдәният ресурс үзәге» берара без җыйган материалларны биреп барды. Хәзер ул тукталды. Миңа калса, фонд белән буталдылар бугай. Мин анда фәнни хезмәткәр булып эшләвемне дәвам итәрмен, дип уйлаган идем, әмма мин уйлаганча барып чыкмады. Командам таралып беткән иде... Чөнки җитәкче кешенең фән белән шөгыльләнеп утырырга, эшләргә мөмкинлеге, вакыты юк. Монда, әлбәттә, көчле команда булу зарур. Син кайсы кеше нәрсә эшли алачагын белергә тиешсең.
Әйтүемчә, барысы да шунда калды – иң кызганычы шул. Мин экспедициягә чыгып киткәндә, балаларга 5 яшь, 3 яшь иде. Хәзер шуны уйлыйм: экспедициягә чыгып китәргә кирәк булган микән соң?
«Татар ядкәрләре»ндә исә барысын да өр-яңадан башларга туры килде. Шулай да, әлеге командадан башка «Татар ядкәрләре»н берничек тә алып барып булмас иде. Каналда, аккаунтларда нинди текст язабыз – барысын да карап чыгам. Без тулы бер журнал редакциясе кебек эшлибез. Үземдә булган материалларны максималь дәрәҗәдә кертергә тырышам. Төзәтәм, кыскартам...
«Өстәмә сорауларга җавап табар өчен, диалектологларга мөрәҗәгать итәргә туры килә»
– Эшләү юнәлешләрен ничек билгелисез?
– Әлбәттә, үзем белгәнне генә. Үзебез белгәнне эшләгәндә, белмәгән темалар килеп чыга. Мәсәлән, мал-туарларга эндәшү сүзләренә багышлап рубрика алып барабыз. Татар халкы песигә нинди сүзләр әйтә? Комментарийларда һәркем үз авылында кулланылган сүзне яза һәм үзебезгә ачыш ясыйбыз. Җыйнак кына бер китаплык материал җыелып барыла.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
– Кешеләр үзләре язгач, Сезгә дә яхшы бит бу: тегендә-монда барып, эзләп йөрисе түгел.
– Сүз дә юк. Әмма бу теманы күтәрергә кирәк бит, ул тик торганнан гына түгел. Кереш мәкаләсен яздык. Инде сарык, сыер, песи, сыер, сарык, кәҗә булды, эткә атап әйтелгән сүзләрне бирәбез. Аннан соң казлар, үрдәкләр, тавыклар бар әле...
Яңа елдан һәр җомга саен Сабантуйга бәйле материалларны тәкъдим иттек. Нинди йолалар, гореф-гадәтләр бар, сөлге җыюның нинди вариантлары, атамалары бар, нәрсә бирәләр, килен сөлгесе ничек атала, аның нинди төрләре бар, ни өчен асыл, ни өчен алача сөлге? Шулар турында мәгълүмат бирдек. Аның терминнары да искиткеч күп бит!
Бөтен бәла шунда: этнография материаллары рус телендә язылган. Бик күп очракта татар телен энәсеннән алып җебенә кадәр белгән кешеләр җыймаган, алар өстәмә сораулар бирмәгән. Шуңа күрә, безгә, өстәмә сорауларга җавап табар өчен, диалектологларга мөрәҗәгать итәргә туры килә. Диалектологларда материаллар бар. Алар аны диалектологик текст буларак биргән. Эзләп утыргач, материал килеп чыга.
Хәзер һәр дүшәмбе көнне мифлар турында материаллар бирәбез. Еланнарга бәйле мифлардан башлап җибәрдек. Нинди еланнар бар һ.б. Елан белән генә бәйле материаллар да бик күп булып чыкты. Аларны без кырык төрле җирдән җыябыз. Бөтенесе дә җыелмаган. Бакый Урманче, Адлер Тимергалин, Гали Рәхим хезмәтләрендә бар... Күптән түгел, әздака турында материал тәкъдим иттек. Аҗдаһа белән әздака арасында нинди аерма бар? Икесе ике сүз. «Аҗдаһа» сүзе фарсы теленнән, «әздака» – төрки сүз. Әздака – кеше эченә кереп урнаша торган азгын, явыз зат. Татар телендә ул «азгын» сүзендә генә калган...
Кая барабыз, шуны төшерәбез, өйрәнәбез, теркибез.
– Ерак җирләргә барасызмы?
– Нигездә, Татарстан территориясендә. Изге урыннар буйлап йөргәләдек, мәсәлән.
«Халыкның мәдәнияте – Менделеев таблицасы кебек. Анда очраклы рәвештә булган бер генә әйбер дә юк»
– Фәнзилә апа, белүемчә, тормышыгызда студент елларыннан ук фольклор зур урын алып тора. Шул вакыттан ук Сез төрле җирләргә экспедицияләргә йөргәнсез, практика үткәнсез. Ни өчен татар халкының милли хәзинәсе Сезне җәлеп итте икән?
– Гаҗәп кызыклы ул. Минем акылымда 3-4 яшьтән балалар фольклоры бик күп. Ул миндә үзеннән-үзе җыелып килгән – шуңа шаккатам. Ничек сеңгән? Аңлата алмыйм…
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Әнием – Шакирова Нурзия Хәкимҗан кызы – Казан университетының татар бүлеген тәмамлаган, Диләрә Гариф кызы Тумашева шәкертләре арасыннан беренче диплом алган укучысы. Без гаиләдә 5 кыз, 1 малай үстек. 1 кыз балам татар бүлегендә укырга тиеш, дигән планы бар иде әнинең. Һәм ул планны мин тормышка ашырдым. Мине көчләп алып барып Казан университетының татар бүлеге факультетына документларны тапшырды. 2 ел буена миңа анда искиткеч күңелсез булды. «Бу – уку түгел! Ташлыйм!» – дип, әнигә кайтып елый идем.
– Ә кайсы юнәлешкә укырга керергә теләгән идегез?
– Артист булырга хыялландым. Әни әйтте: «Кызым, татар бүлеген тәмамларсың да, аннары кая телисең, шунда укырга керерсең», – диде.
3нче курста иҗади тормыш башланды. Төркемебез бик актив иде. Шуннан кереп киттем инде (елмая).
Татарстан Мәдәният министрлыгында эшләгән вакытта шуны аңлап алдым: мәдәният өлкәсендә минем шикелле татарча белүче юк. Бу бит татар бүлегенең роле! Күрәсең, язмышым шул булгандыр.
...Үземнең авылымны бик яхшы беләм. Бала вакыттагы авылдашларымны – агайларны, әбиләрне хәтерлим. Алача ыштаннар киеп йөри иделәр. Таяклар тоткан абзыйлар бик этнографик кыяфәтле булганнар икән, дип шаккатам. Әтинең сабаклары гомерлеккә истә калды. Дүртенче сыйныфта укыган вакытта мине «пыр» туздырып сүкте: кем белән ничек исәнләшергә өйрәтте. Күрәсең, кемдер әйткән булгандыр: «Кызың сәпит белән узып кына китте», – дип. Ни өчен шулай исәнләшәсе? Кемгә исем белән әйтеп сәлам бирәсе? Болар барысы да – халык тәрбиясе. Алар миндә сеңеп калган.
Хәзер дә аптырыйм: әбидән калган сөлгеләрне, әбинең кияүгә чыккан күлмәген һ.б. әни бөтенесен нигәдер миңа бирде. Күрәсең, тоемлавы булгандыр. Аннан соң, экспедицияләрдә йөрү минем өчен шундый зур бәхет иде. Татар фольклоры дәүләт үзәге – соңрак Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгеннән экспедициягә йөрүче хезмәткәрләр фанатиклар иде. Без экспедицияләргә шулкадәр яратып йөрдек! Төнлә гайбәт түгел, ә кем нәрсә тапкан, кем нишләгән – бер-беребезгә сөйлибез, мәгълүмат белән бүлешә идек. Экспедицияләргә йөрүләрне юксынабыз. Әмма хәзер инде мөмкинлекләребез шартлы. Кем кая чыга – кем үзенең авылына, кем күрше авылга бара, кемдер танышының танышы аша сораштыра...
Күрәсең, ул – яшәү рәвеше, язмыш, тормыш. Бернәрсә дә очраклы түгел. Үземнең әлеге профессиядә булуымны, татар бүлеген тәмамлавымны зур бәхет дип һәм язмышымның иң зур уңышы дип исәплим. Әлбәттә, аны аңлый торган гаилә кирәк. Ул яктан Аллаһка шөкер. Кайбер көннәрне, тегендә-монда китәм, мин шунда киттем, югалтмагыз дип, хат кына язып җибәрәм. Аны аңлап, ул кирәкле эш һәм ул минем дөньям дип, зурлап, хөрмәтләп кабул итәләр. Бөтен туганнарым шулай.
Гомумән, ул – ниндидер бер төрле көч бирә торган гамәл. Халыкның мәдәнияте – Менделеев таблицасы кебек. Анда очраклы рәвештә булган бер генә әйбер дә юк. Берсе икенчесенә тоташып бара. Менә бу гармонияне тоеп алсаң, татарча сөйләшсәк, телебез бетмәсә, халык, милләт тиз генә югалмый, аның үзенең яшәү көче һәм үз иммунитеты бар. Аны аңлыйсың, сизәсең, һәм ул сиңа горурлык хисен бирә.
Мин сөенәм: гаиләдә дә татар милләтенә, дөньясына хөрмәт зур. Без – шушы зур, бөек халыкның җыйнак кына, матур гаиләсе!
– Кызыклы әңгәмә өчен рәхмәт, Фәнзилә Хәкимовна! Эшегездән тәм табып, тырышлыкларыгызның нәтиҗәләрен тоеп яшәргә язсын. Яңа ачышларыгыз, хезмәтләрегез белән безне сөендереп торырга язсын!
- Фәнзилә Хәким кызы Җәүһәрова – 1964 елның 20 февралендә Татарстанның Кукмара районы Төркәш авылында туган. 1986 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм Көнчыгыш телләре факультетын, 1993 елда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында аспирантураны тәмамлый.
- 1986 елдан – татар теле һәм әдәбияты укытучысы. 1997-2000 елларда – ТР Мәдәният министрлыгының Татар фольклоры үзәгендә фәнни хезмәткәр. 2000-2002 елларда – ТР Мәдәният министрлыгының Татар фольклоры үзәгенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары.
- 2002-2011 елларда – ТР Мәдәният министрлыгының Татар фольклоры үзәге җитәкчесе. 2011 – 2019 елларда Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе. Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгендә фәнни-методик эшчәнлек алып бара, шулай ук, «Түгәрәк уен», «Идел-йорт», «Уйнагыз, гармуннар» һ.б. популяр фестивальләрне оештыручы булып тора. Филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты доценты.