Новости по-русски

«Балалары сеңлесендә, үлгәнен ата-анасына әйтмәделәр». Ир-ат хатынын эш урынында үтергән

«Балалары сеңлесендә, үлгәнен ата-анасына әйтмәделәр». Ир-ат хатынын эш урынында үтергән

Петрозаводск шәһәрендә яшәүче эшмәкәр ир-атны хатынын үтергән өчен СИЗОга утыртканнар. Ул хатынына эш урынында хезмәттәшләре каршында һөҗүм иткән. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

45 яшьлек Ирина (бөтен исемнәр үзгәртелә) офиста эштә була. Элеккеге ире Александр аның кабинетына килеп керә һәм хайван чала торган пистолетны битенә китереп тери, курокка баса, аннары хатынга пычак белән ташлана.

Алар 15 елдан артык бергә яши, 17 яшьлек кызлары һәм 15 яшьлек уллары бар. Хатын ревизор булып эшли, ире урман-техника компанисендә эшли, аннары поварга әверелә һәм пилмән кафесы ача, матбугат чараларына интервьюлар бирә.

«Ирина шәхси тормышы турында сөйләргә курыкты. 1 ел элек аерылыштылар, улын әнисенә каршы котыртып, ире баланы үзенә алды, кызы Ирина белән калды. Шул чакта Ирина иренең психопат, көнче, тиран булуын әйтте. Ул янады, эзәрлекләде. Урманга алып китеп, шокер белән янаган, ләкин Ирина моны әйтмәде. Ул тыныч, тормыш сөючән һәм игелекле кеше иде», – ди дус хатыннары.

Фаҗига булган көнне Ирина кабинетта тыныч кына эшләп утыра, биредә тагын 4 хатын-кыз хезмәттәше була. «Ул эш – аның өчен иң имин урын булуын әйтә иде, тик ире монда да тапты», – ди танышлары.

«Берни эшли алмадык, Александр бөтен кешегә урында калырга кушты, хайван чала торган пистолеттан Иринга атты. Тавышка ир-атлар килеп җитте, алар Александрны бәйләп куйды. Ул төрмәдә черер дип өметләнәбез. Ирина аңа беркайчан хыянәт итмәде», – ди хезмәттәшләре.

Ирина кабинетта ук үлә. «Ашыгыч ярдәм» аны реанимацияли алмый. Үтерүчене тоткарлап, алып китәләр. Ул сорау алганда хатыны хыянәт итүен сөйли.

«Ир белән хатын 2024 елның гыйнварыннан бирле бергә яшәми. Александр көнчелек аркасында Иринага моңа кадәр дә пычак белән янавын әйтте. Ләкин хатын полициягә хәбәр итми, курыкккандыр, мөгаен. Аерылышкач та алар гел талаша. Үтерү көнендә ир исерек булмый. Ул махсус рәвештә үтерер өчен килә. Аның капчыгында изолента, бинтлар, плоскогубцы, шокер була – ул хатынын җәзаларга теләгән», – дигән сайт чыганагы.

Хәзер Иринаның балалары аның туган сеңлесе белән яши. Өлкән яшьтәге әти-әниләренә әлегә бу хакта әйтмәгәннәр. Ирне 15 елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал. Җинаять эшен тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

«Петрозаводск шәһәрендә 4 июльдә көндез ир-ат элеккеге хатынының эш урынына килә. Хезмәттәшләре каршында хатынына күп тапкыр пычак кадый. Хатын күп кан югалтудан үлә», – диелә Тикшерү комитеты хәбәрендә.

Читайте на 123ru.net