Новости по-русски

Блогер Олеся Лесная Марат Яруллинга уңайсыз сораулар биргән

Блогер Олеся Лесная Марат Яруллинга уңайсыз сораулар биргән

Блогер Олеся Лесная җырчыларга төрле кызыклы сораулар биреп, видеоинтервьюлар төшерә. Алар арасында артистларны уңайсыз хәлдә калдыра һәм шактый кызарта торганнары да була. Мамадыш районы Югары Кыерлы авылы Сабан туенда блогерның кармагына Марат Яруллин «эләккән».

«Әйе, юк» сәхифәсе Марат Яруллин белән. Ничек уйлыйсыз, Марат сорауларга гадел җаваплар бирәме?

Йолдыз чире белән авырганың бармы?

Юк, йолдызлар күктә алар.

Телефоныңда шәрә фоткалар бармы?

Әлбәттә, тулы бер папка.

Үзеңнекеләрме, кызларныкымы?

Кызларныкы да бардыр инде.

Аерылган хатынга өйләнер идеңме?

Әйе, яратсам.

Сиңа язган кызларның сәхифәләрен карыйсыңмы?

Карыйм.

Лайклар куясыңмы?

Булгалый.

Язасыңмы?

Бик сирәк.

Сакал үстерер идеңме?

Юк, миңа килешми. Мәсәлән, безнең Эмильгә килешә. Миңа килешми.

Руслан Кираметдиновка килешә, әйеме?

Караганым юк. Русланның тормышын карап бармыйм.

Шәрә килеш су коенганың бармы?

Постоянно.

Кызларга акча күп тотасыңмы?

Юк, алар миңа күбрәк тота.

Җырчы кызга яки хатынга өйләнер идеңме?

Әйе.

Икегез дә иҗат кешесе, авыр булмасмы?

Юк, гел янда булачак.

Ул туйдыра бит .

Яраткан кешең ничек туйдырсын инде.

Коллегаларың тормышын күзәтәсеңме?

Кемнедер күзәтәм, кемгә язылган. Кемне күзәтмим.

Көнләшәсеңме?

Алар миннән көнләшсен.

«Плюс»ка еш җырлыйсыңмы?

Юк, плюс яратмыйм.

Тишек носки белән йөргәнең бармы?

Бар.

Тишек трусик?

Бар.

Үзеңне башкалардан яхшырак дип саныйсыңмы?

Әлбәттә.

Видео янындагы комментарийлар да кызык.

«Сакал дигәндә ничек шунда ук Кираметдинов мисалга килә ул? Үтердең»;

«Бу сәхифәне Питрауны көткәннән дә ныграк көтәм»;

«Ильмираны чамалап йөри инде бу»;

«Бу сорауларга ияләшкән инде Марат. Ык та мык килмәде»;

«Боргалынып тормады, шалт то шолт», – дип язалар социаль челтәрләрдә утыручылар.

Читайте на 123ru.net