Новости по-русски

Салкын су белән көн саен коенуның нинди куркынычы бар?

Салкын су белән көн саен коенуның нинди куркынычы бар?

Медицина фәннәре докторы Алексей Березников көн саен салкын су белән юыну куркыныч булуын әйткән. Бу турыда РИА Новости яза.

«Кешеләрнең күбесе, салкын су белән даими коену йөрәк-кан тамырлары системасын ныгыта, дип ышана. Ләкин исбатланган медицинада бу фикерне нигезсез дип саныйлар. Өстәвенә, әзерлексез организмны экстремаль температура белән сынарга ярамый, аеруча бозлы суга чумып. Салкыннан шок барлыкка килеп, кеше үләргә мөмкин», – ди белгеч.

Березников сүзләренчә, салкын душка еш керү чыннан да организмның гомуми халәтенә уңай йогынты ясарга мөмкин. Ләкин мондый процедураларны акрынлап кына кертергә кирәк.

«Юкса кире эффект була, туңу иммунитетны киметә, йогышлы авырулар булырга мөмкин, мускуллар һәм буыннар ялкынсынырга да мөмкин. Моннан тыш, бик салкын су стресс гормоннары күп эшләп чыгарылуга китерә. Кардиология авырулары булган кешеләргә дәвалый торган табиб белән киңәшкәннән соң гына чыныга башларга ярый. Салкын су капиллярлар спазмын барлыкка китереп, кан басымын арттырырга мөмкин», – ди галим.

Су температурасын акрынлап – көн саен 1-2 градуска киметергә кирәк. Шулай ук салкын душка йокыдан торуга һәм йоклар алдыннан керергә ярамый. Йокыдан торгач кимендә ярты сәгать организм уянганын көтеп торырга кирәк. Йоклар алдыннан суынган очракта йоклап китеп булмас. Теләсә нинди дискомфорт хисләр минимум – суны җылырак итәргә кирәген, максимум – бөтенләй чыныгудан баш тартырга кирәк икәне турында сөйли», – ди галим.

Читайте на 123ru.net