Новости по-русски

«Тәрбия максатларында улына ут төртә». Сеңлесен пешергән малайны атасы яндырган

«Тәрбия максатларында улына ут төртә». Сеңлесен пешергән малайны атасы яндырган

Курск шәһәрендә 9 яшьлек малаена ут төрткән ир-атны сак астына алдылар. Коточкыч бу хәл 5 июльдә күп балалы гаиләдә була. Ир белән хатынның 5 баласы бар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Якынча версия буенча, исерек ир-ат өйдә 1 яшьлек кызы һәм 9 яшьлек улы белән була. Малай саксызлык аркасында сеңлесен пешерә. Шуннан соң 38 яшьлек әти кеше улына спирт сибә һәм зажигалка белән ут төртә. Малай да, кыз да каты пешә.

Әниләре өйгә кайткач, «ашыгыч ярдәм» чакыра.

7 июльдә суд бу ир-атны сак астына алу карарын чыгара. Ир-ат каршы килә, ул җинаятькә катнашы булуын кире кага.

Курск прокуратурасы белешмәсе буенча, ир-ат моңа кадәр дә хөкем ителгән, ул – күрше дәүләттә туган кеше. Соңгы вакытта эшли.

Баласын имгәткән бу кешене төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе хезмәткәрләре тоткарлаган. Алар фатирда гаилә низагы турында чакыру буенча килгән. Фатирда күп балалы гаилә яшәвен ачыклаганнар, күршеләрне һәм шаһитларны сораштырганнар.

Якынча билгеле булганча, фаҗига булган көнне әниләре кибеткә чыккан, балалар караучысыз калып торган. Өйгә кайткач, ул 1 яшьлек кызын караватта яткан килеш күрә, баланың тәнендә пешкән урыннар була. 9 яшьлек улы сүзләренчә, ул шәм һәм спирт белән уйнаганда, сеңлесен ялгыш пешергән.

Әтиләре бу турыда белеп алгач, «тәрбия максатларында улына ут төртә». Фатирга полиция килгәндә, әтиләре өйдә булмый. Аны соңрак тоткарлыйлар.

Хәзер балалар хастаханәдә дәвалана. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net