Новости по-русски

Яшьләргә сыер исе ошамый, ә аграрийларны күпьеллык үләннәрнең беренче уңышы сөендерми

Яшьләргә сыер исе ошамый, ә аграрийларны күпьеллык үләннәрнең беренче уңышы сөендерми

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров узган атнада терлек азыгына бара торган күпьеллык үләннәрнең беренче чабымын бетерергә кушкан иде. Биектау районының «Татарстан» хуҗалыгында бу эшне беренчеләрдән булып тәмамладылар, әмма уңыш былтыргыдан 3 тапкырга кимрәк булган...

Хәзер инде бөтен өмет икенче чабымга, югыйсә терлекләр кыш көне ач калачак, ди авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәре.

– Барлык терлек азыгы әзерләү техникасын һәм хезмәт ресурсларын җәлеп итәргә һәм беренче чабымны атна ахырына кадәр тәмамларга кирәк, – дип мөрәҗәгать иткән иде ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Марат Җаббаров авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә.

Министр сүзләренчә, әзерлекнең тоткарлануы яшел массаның туклыклылыгын югалтуга һәм азык өстәмәләре сатып алу чыгымнарын арттыруга китерә.

Киңәшмәгә 1 көн кала «Республика Татарстан» газетасы хәбәрчесе Биектау районында булган һәм шунда азык әзерләү барышы белән танышкан. Районда 12 авыл хуҗалыгы предприятиесе бар, беренче чабымны «Татарстан» агрофирмасы тәмамлаган. Терлеккә азык әзерләүдә югары җитештерүчән техника – «Сhallenger» үзйөрешле чапкычы һәм «Jaguar» ваклау комплексы катнаша. Кырлардан яшел масса инде силос траншеяләренә китерелгән, саклауга 3,5 мең тонна сенаж салынган.

Люцерна кышны яхшы кичерде, үсешкә китте, әмма май аенда салкыннар килде. Бу вакытта үләннәр авырый башлады, үсеш тукталды. Шуңа күрә, аграр тармак өчен яхшы елларда бер гектардан 80-120 центнер алсак, быел 3 тапкыр азрак – якынча 40 центнер, – дип сөйләде хуҗалык җитәкчесе Ринат Аббазов. – 100 гектар чәчүлекләрдәге люцерналарга кагылмадык, орлыкчылык өчен калдырдык. Сатып алынган орлыкларның бәясе бик кыйммәт – килограммы 980 сум. Икенче чабым бик яхшы булырга охшап тора, чөнки яңгырлар да яуды, һава торышы да җылы иде. Бәлки, өченче чабым да булыр әле. Ә менә клеверга салкыннар тәэсир итмәде, бәлки, ул бездә түбәнлектә булгангадыр, гектарыннан 12 тонна алынды.

30 килограм сөт өчен ярты центнер азык

«Татарстан» хуҗалыгында азык әзерләүгә зур әһәмият бирелә, чөнки биредә 2400 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 720 савым сыерын ашатырга кирәк. 1 сыер тәүлегенә 280-300 сумлык 52 килограмм азык ашый икән. Шулай итеп, сөт җитештерү чыгымнары структурасында туклану чыгымнары 70 процентны тәшкил итә.

Хуҗалыкта сыерларны ашатуда экономияләмиләр, ә сыйфатлы итеп азык белән тәэмин итәргә омтылалар. Монда тәүлеккә 1 сөтлебикәдән уртача 34 килограм сөт савуга ирешәләр. Уртача республикадагы күрсәткечләрдән бу – 10 кг га күбрәк диярлек (23,3 кг).

2012 елдан башлап хуҗалыкта савым сыерларының туклану рационын «СолидКорма» минераль, туклыклы һәм витаминлы компонентлар белән тәэмин итүче компания белгечләре белән берлектә эшлиләр. Быел һәр баш өчен 26 центнер азык берәмлеге әзерләү планлаштырыла.

Азыкны баету өчен соя шроты, рапс жмыхы, үзебез җитмәгәндә кукуруз да сатып алабыз. Узган ел коры җәй булды, ләкин без барыбер ел ярымлык каты азык запасы ясадык. Һәм хәзер дә бу запаслардан файдаланабыз. Авыл хуҗалыгында запасларсыз булмый, чөнки һава торышы ничек булачагын белмисең. Уңыш яхшы булырга мөмкин, ә яңгырлар аны җыярга ирек бирмәячәк. Узган ел монолиттан 2 сенаж траншеясе ясалды – чыгымнар гаять зур иде. Дәүләт чыгымнарның аз өлешен генә субсидияләде, әмма моның өчен күпме кәгазь рәсмиләштерергә кирәклеген искә төшерсәм, шунда ук кан басымы күтәрелә, – дип шаярта Ринат Аббазов. – Ярар, башка төбәкләрдә андый ярдәм дә юк. Барысы да чагыштыруда күренә.

«Татарстан»да даими рәвештә 57 кеше эшли, урып-җыю сезонында тагын шул кадәр үк эшче эшкә алына. Хуҗалыкта уртача хезмәт хакы 50 мең сумны тәшкил итә.

Бүгенге көндә бу сумма – эшчеләргә түләргә кирәк булган минимум нормаль хезмәт хакы. Минемчә, 80 мең сум – менә нормаль хезмәт хакы. Яшьләргә күпме түләсәләр дә, алар барыбер шәһәр ягын карый, – дип бәян итте «Республика Татарстан» хәбәрчесенә хуҗалык җитәкчесе. – Яшьләргә сыерлар исе, иртә-таңнан эшкә барулар, шул исәптән ял көннәрендә дә эшкә чыгу ошамый. Савымчылар, механизаторлар җитмәү сәбәпле, безгә башка төбәкләрдән, чит илләрдән кешеләрне эшкә кабул итәргә, алар өчен тулай тораклар төзергә туры килә.

Нормага җитми

Биектау районының башка хуҗалыкларында да терлек азыгы үләннәрен чабуны йомгаклыйлар.

Терлекләрне кышлату өчен, безгә 11 623 тонна печән кирәк, бүгенге көндә 811 тонна – планлаштырылганның 7 проценты әзерләнгән. Сенаж буенча план 53 503 тонна билгеләнгән, саклауга 12 315 тонна (23%) салынган. Силоска 52 896 тонна кирәк, аны көзгә таба эшлибез. Тулаем алганда, азык әзерләү сезоны нәтиҗәләре буенча 1 шартлы башка 40ка якын азык берәмлеге запасын исәплибез, – дип диде Биектау район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рәхимҗан Кәримов. – Беренче чабымны салкын һава торышы бозды: үләннәрнең авырлыгы нормага җитми. Ләкин икенче чабым яхшы булыр, дип өметләнәбез.

Тулаем республика буенча күпьеллык үләннәр 353 мең гектарда үсә. Шуларның 23 мең гектары – орлыкчылыклы чәчүлекләр. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, 1 июльгә 243 мең гектарда күпьеллыклар чабылган, бу – планлаштырылганның 70 процентын тәшкил итә. Шулай ук 13,5 мең тонна печән һәм 1 млн тоннадан артык сенаж әзерләнгән. Гомумән алганда, аграрийлар 1 шартлы баш өчен 12 центнердан артык азык берәмлеге әзерләргә ниятли.

«Республика Татарстан» сайтыннан

Юлай Низаев тәрҗемәсе.

Читайте на 123ru.net