Новости по-русски

«Любая сумма» – Фирдүс Тямаевка «местная братва» егетләре белән сөйләшергә туры килгән

Казахстан якларына сәфәргә китеп барганда, җырчы Фирдүс Тямаевның машинасын «местная братва» егетләре уратып алган. Бер төркем малайлар автозаправкада машина фарасын сөртеп акча эшләп йөриләр.

Малайларның берсе аеруча үткен. Фирдүс абыйларының, бу хезмәт ничә сум тора, дип соравына: «Люббббая сумма!» – дип җавап кайтара ул. Җырчы рөхсәт бирү белән: «Моем парни, моем!» – дип, фара сөртү эшен дусларына йөкләп калдыра, ул арада үзе җырчы белән машина турында әңгәмә корып ала.

Сколько стоит такая тачка?

Не дороже жизни, братишка.

10 лямов, по-любому.

10 лямов есть, да.

Малайлар китеп баргач, Тямаев үзенең дә балачагын искә төшереп, моңсуланып алган.

«Без дә нәкъ шундый идек. Урамда үскән малалар гына чын егетләр була. Сугышып, шук булып үскән малайлардан чын ир-атлар чыга», – ди ул.

Фирдүснең язылучылары да әлеге роликны бик яратып караган. Халыкның бу малайларның үткенлеге һәм осталыкларына исләре киткән.

«Бу малай тууга лидер, кушып эшләтә»;

«Булачак олигархлар»;

«Сөйләшә дә беләләр бит, ә! Фирдүс, сез дә сүзгә бик тапкыр. Не дороже жизни! Нәкъ шулай! Рәхмәт акыллы фикерләрегезгә», – ди алар.

«Хәзер үк аерып куйганнар кем «старший», кем «работяга» икәнне. Үскәч бу малайларның тормышка карата мөнәсәбәте үзгәрер дип өметләнәм», – дигәне дә бар.

Читайте на 123ru.net