Новости по-русски

Агыйделдә су коенучы малайны агым алып киткән

Агыйделдә су коенучы малайны агым алып киткән

Башкортстанның Белорет шәһәрендә 9 июльдә суда бер бала югала. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Якынча версия буенча, 4 бала Агыйдел елгасында шлюз янында була. 7 яшьлек малай шлюзга бик якын йөзеп килә, һәм аны агым алып китә. Бала су астында югала. Урынга коткаручылар килә. Хәзер баланы эзләү эшләре бара.

Әлеге мизгел сурәтләнгән видеокадрлар социаль челтәрләрдә таралды. Анда берничә берничә баланың су коенуы күренә. Бер мизгелдә малайларның берсен агым читкә алып китә башлый, калган балалар ярга чыгарга өлгерә, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net