Новости по-русски

Ни өчен мөселманнар ел хисабын һиҗрадан башлаган?

Ни өчен мөселманнар ел хисабын һиҗрадан башлаган?

Мөселманнар ел хисабын һиҗрадан башлау сәбәбен Казанның «Болгар» мәчете телеграм-каналында аңлаталар.

«Кайбер риваятьләрдә әйтелгәнчә, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм исән чагында ук аны үзе куллана, әмма аның вафатыннан соң сәхабәләр һиҗри ел хисабы турында онытып җибәрәләр.

Гомәр ибн әл-Хаттаб (Аллаһ аннан разый булса иде!) хәлифә булган вакытта аңа дәүләтнең төрле төбәкләреннән хатлар килә, ул хатларда көне һәм ае язылган, елы билгеләнмәгән була. Шул сәбәпле Гомәр (Аллаһ аннан разый булса иде!) олы сәхабәләрдән торган шура җыеп, бу мәсьәләне күтәрә.

Берәүләр беренче ел итеп Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм туган елны сайларга тәкъдим итәләр. Әмма ул вакытта әле Ислам динен искә дә алучы юк иде, шул сәбәпле бу фикерне кире кагалар.

Башкалар беренче ел итеп пәйгамбәрлек башланган елны сайларга киңәш итәләр. Бу фикер дә кире кагыла, чөнки ул елны сөекле Пәйгамбәребездән башка әле җир йөзендә мөселманнар юк иде.

Өченчеләре исә, беренче ел итеп, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм вафат булган елны сайларга тәкъдим итәләр. Ләкин башкаларның Ислам календарын кайгылы елдан башлыйсылары килми.

Шунда Гали ибн Әбү Талиб (Аллаһ аннан разый булса иде!) тәкъдиме кабул ителә. Елларны Аллаһның рәсүле Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм Мәккәдән Мәдинәгә күчкән елдан саный башларга булалар. Гали (Аллаһ аннан разый булса иде!) болай дип аңлаткан: «Бу елны Аллаһның рәхмәте белән Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм һәм Ислам дине сакланды, яңа адым ясалды. Ислам дине яңадан туган шикелле булды».

Кадерле дин кардәшләрем! Бу – безнең бөек тарихыбыз, без аны беркайчан да онытырга тиеш түгел», – диелә бу хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net