Новости по-русски

Хәзрәт: «Ана балага башта мөселманча исем куштырырга, аннан чиркәүгә барырга җыенган иде»

Хәзрәт: «Ана балага башта мөселманча исем куштырырга, аннан чиркәүгә барырга җыенган иде»

Яңа туган баланы матур һәм мәгънәле исем белән атау – ата-аналарның төп бурычларының берсе. Исем кешенең тормышында бик зур роль уйный: кешедә теге яки бу сыйфатларның булуына сәбәпче була һәм хәтта язмышны да билгели. «Интертат» «Ал Таң» мәчете имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Җиһаншин белән дин буенча исем кушу таләпләре турында сөйләште.

Исемне ничек сайларга?

Исем сайлау – ул һәркем өчен бик мөһим. Ир белән хатын үзләренең балаларына матур, мөселманча исем бирергә тиешләр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең хәдисләрендә: «Үзегезнең балаларыгызга матур һәм мөселманча исемнәр кушыгыз. Кыямәт көнендә мин аларны мөселман исемнәре белән чакырачакмын», – ди. Шуңа күрә, бу – Пәйгамбәребезнең сөннәте дә.

Нинди исемне кушу хәерлерәк? Гарәп исемнәренә өстенлек бирергә кирәкме?

Яңа туган баланы пәйгамбәрләрнең (мәсәлән, Мөхәммәд, Йосыф, Юныс), сәхәбәләрнең исемнәре (мәсәлән, Билал, Гомәр һ.б.), кыйссаларда һәм хәдисләрдә искә алынган һәм яхшы мәгънәгә ия булган гарәп, төрки чыгышлы исемнәр белән атау аеруча хәерле.

Нинди исемнәрне кушарга ярамый?

Илаһилаштырылган, динебезгә каршы килгән, ут, җәһәннәм һәм начарлык белән бәйле булган исемнәрне кушу дөрес булмас.

Мәсәлән, -нар дигән өлеше булган исемнәрне без кушмыйбыз. Гөлнара, Ленар кебек исемнәр Советлар Союзы вакытында кушылган булган. Мәсәлән, Ленар, гарәпчәдән тәрҗемә иткән очракта, «ут өчен яратылган» дигән мәгънәгә кайтып кала. Намазга басучылар әлеге исемнәрне сөннәт исеменә алмаштыралар.

Islam-today сайты балага кушарга ярамый торган исемнәрнең тулы исемлеген китерә:

  • Потлар исемнәре, грек мифологиясеннән, политеистик ышану системаларынан алынган исемнәр белән атау тыела: Зевс, Афродита, Фиргавен, Морана.
  • Шулай ук балага Аллаһы Тәгаләнең исемнәрен дә атап булмый, 99 билгеле исеме Аңа гына карый. Мәсәлән, баланы Әл-Хәким, әл-Әхмәт, әс-Самад, әр-Рәшит дип атау тыела. Аллаһының исеме белән атау, бары тик «Аллаһы Тәгаләнең колы һәм аңа буйсынучы» дигән «Абд» өлеше булганда гына рөхсәт ителә.
  • Тискәре мәгънәле исемнәр: Иблис, Җәһәннәм, Кыямәт, шайтан (һәм аның исемнәре), Дәдҗәл, Зина, Риба, Хәмер, Залим һ.б.
  • Тарихта билгеле булган имансызлар исемнәре белән атау шулай ук тыелган: Әбүҗаһил, Әбүлахаб һ.б.

Күпчелек кешеләр үзләренең балаларына кинодагы яраткан геройларының исемнәрен бирәләр. Мәсәлән, соңгы елларны төрек сериаллары популяр булу сәбәпле, Мехмет, Мостафа, Әхмәт, Эмре, Кемаль, Элиф, Эда, Серкан кебек исемнәр бирү очраклары ешайды. Бу күренеш буенча сезнең фикерегез нинди?

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Кеше бу дөньяда ничек яши, шулай вафат булачак», – ди. Ягъни яхшы, файдалы булып яшәүченең үлеме дә шундый булыр. Әгәрдә кешегә начар, гадәти булмаган исем бирелсә, бу аның яшәешенә дә йогынты ясый. Әйтәләр бит, «Корабны ничек атасаң, ул шулай йөзәчәк» дип, шуңа күрә матур, мөселманча исемнәр бирелү бик күркәм булып санала.

Ә төрек сериалларындагы исемнәр алар шулай ук гарәп исеме булып та саналалар. Мәсәлән, Мөхәммәд, Мостафа, Шамил, Госман, Әхмәт кебек исемнәрнең мәгънәсе дә, тарихы да бик матур. Шуңа күрә мондый исемнәрне кушуның зыяны юк.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Рус исемен кушарга теләсәләр, нишлисез? Кире борып җибәрәсезме, башка исем сайларга кушасызмы?

Беркөнне исем кушу мәҗлесендә әти-әни кеше балаларына Платон исеме бирергә теләүләрен әйттеләр. «Ни өчен Платон исемен кушарга телисез?» – дип сораганнан соң, баланың әтисе башка милләттән булуын әйтте. Сөйләшү вакытында ир белән хатын арасында никах укылмавы ачыкланды, әмма исем кушу алдыннан никах укырга тәкъдим ителгәч, алар: «Ул безгә кирәкми», – дип, баш тарттылар. Аңлатулар һәм сөйләшү алып барганнан соң, әлеге парга да никах укылды һәм балага Таҗетдин дигән исем бирелде.

Ягъни динебезгә, гореф-гадәтләребезгә каршы булган исем булса, әлбәттә, әти-әниләр белән сөйләшү алып барабыз. Әгәрдә исемне алмаштырырга ризалашалар икән, яңа исем сайлап, кушабыз, каршы булган очракта, кире борылып китәләр.

Әтисе – рус, әнисе татар булган очракта нинди исем сайланырга тиеш?

Иң беренче чиратта, ике милләт вәкиле арасында никах укылырга тиеш, чөнки никахсыз туган балалар тәүфыйксыз, тәртипсез, бәрәкәтсез була. Шуңа күрә, мәсәлән, рус егете белән татар кызы өйләнешергә телиләр икән, алар арасында никах укылырга тиеш.

Рус егете «Лә иләһә иллаллаһу, Мухаммадур-расулуллаһ» дип әйтә икән, ул мөселман була, һәм бу пар арасында никах укыла ала. Ә бала туганнан соң инде, мөселман исеме сайланырга тиеш.

Бала исемсез торырга тиеш түгел, диләр. Ни өчен? Балага исемне ничәнче көнне кушарга кирәк?

Бала, дөрестән дә, исемсез торырга тиеш түгел. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтә: «Бала туганнан соң, 7 көн эчендә аңа исем кушыгыз. Әгәрдә 7 көн эчендә исем кушылмаса, җеннәр исем кушалар», – ди. Бала иртәрәк туып, инкубаторда ятса да, уң колагына – азан, сул колагына – камәт әйтелеп, дога кылынырга тиеш.

Балага исемне әтисе, бабасы яки абыйсы куша аламы?

Әйе, балага исемне әтисе, бабасы, абыйсы куша алалар. Әгәрдә намаз әһеленнән булып, Коръән укый, азан һәм камәт әйтә белсәләр, бернинди дә кимчелеге юк.

Фото: © «Татар-информ», архив

Үле килеш туган яки туганда үлгән балага исем бирергә кирәкме?

Шәригать буенча, бала туган вакытта үлгән рәвештә туа икән, аңарга исем кушылмый һәм җеназа намазы да укылмый. Аны ничек туа, шул рәвешле төрәләр дә күмәләр.

Әгәрдә бала туганда елый башласа, ягъни тормыш билгеләрен күрсәтсә һәм беркадәр вакыттан соң вафат булса, ул вакытта балага башта исем кушалар, аннары мәетне юган кебек, юып, кәфенләп җирлиләр.

Балага ике исем бирү дөрес әйберме? Мәсәлән, мәчеттә татар исеме кушып чыгалар да, аннары чиркәүгә барып, рус исеме кушалар, ди.

Бер көнне безнең мәчетебезгә дә шундый пар килде. Бала тудыру йортыннан чыкканнан соң, рус милләтеннән булган әти кеше: «Башта сез кычкырыгыз да, аннары без балабызны чиркәүгә алып барып чукындырабыз», – дигән. Хәзрәтләребез әлеге фикернең ялгышлыгын, мөселманча исем кушканнан соң, чиркәүгә, синагогага һәм башка җиргә барып йөрергә кирәкмәгәнлеген аңлатырга тырыштылар. Әмма, күрәсең, катнаш никах булу сәбәпле, баланың анасы башта мөселманча исем куштырырга, ә аннан соң чиркәүгә барырга ризалаша. Әмма имамнар исем кушмадылар, «башта үзегез теләгән җирләргә барыгыз, аннан соң мәчеткә килегез, без балага азан әйтербез» дип тәкъдим иттеләр.

Тагын шуны да өстәп узасым килә, балага сызыкча аша язылучы ике исем бирергә була. Кайбер төрки халыкларда, мәсәлән, ир-ат ягы – Мөхәммәд исеме, ә кыз ягы – Ясин исеме кушарга теләсә, ике якка да уңайлы булсын дип, Мөхәммәд-Ясин дип кушалар.

Ни өчен исемне алмаштыралар? Кайсы очракларда эшләнелә?

Әйткәнемчә, кайбер исемнәр дингә каршы булган мәгънәгә ия яки Европадан кергән исемнәр очрый. Мәсәлән, Марсель, Альберт, Рафаэль һ.б. Алар хәзер татар кешеләре арасында кушыла, әмма алар – татар исеме түгел, ә чит ил исемнәре. Кайберәүләр, дингә килгәч, исемнәрен алмаштыралар.

«Исем туры килмәү сәбәпле, бала озак вакыт дәвамында авырды. Исемне алмаштырганнан соң хәле яхшырды», – дип сөйлиләр. Исем кешегә шундый зыян китерә аламы?

Бу, бәлки, күз тию белән бәйледер. «Күз тию – ул хак», – ди Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм. Һәрбер очрак индивидуаль рәвештә карала.

Әгәрдә баланың исеме начар мәгънәле булса, әлбәттә, аны мөселманча исемгә алмаштыруда файда бар. Бу – бала өчен дә яхшырак булачак.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Читайте на 123ru.net