Новости по-русски

«Июль уртасында кар көрибез, ишекне дә ача алмыйбыз»: Тәтешледә кар яуган

«Июль уртасында кар көрибез, ишекне дә ача алмыйбыз»: Тәтешледә кар яуган

Башкортстанның Тәтешле районы Курдем авылында кичә боз яуган. «Буа кызлары» төркеме шундый видео урнаштырган.

«Июль уртасында кар көрибез, ишекне дә ача алмыйбыз. Аяк өши», – дип сөйләнә-сөйләнә төшергәннәр шушы видеоны.

«Бакчада яшелчә калмаган, – дип яздылар», «Дааа, кемдер елгада су коена, кемдер кар көри», – дип яза кешеләр.

«Әкият. Җәйге боз яуса да, эреп бетә», – дип язучыга берәү: «Әкият кенә булса икән, түгел шул», – дип җавап калдырган.

Читайте на 123ru.net