Новости по-русски

Ипотека, кредит, рефинанслау буенча кайбер яңалыклар

Ипотека, кредит, рефинанслау буенча кайбер яңалыклар

«Ипотека алга таба төзүчеләр белән булдырылган махсус уртак программалар хисабына яшәячәк», – дип саный экспертлар.

Якын араларда ипотека базарының барлык эре уенчылары беренчел торакка ихтыяҗны саклау буенча үз программаларын тәкъдим итәчәк, дип сөйләде «А101» компанияләр төркеменең ипотека сатулары һәм финанс инструментларны гамәлгә кертү буенча директоры Рөстәм Азизов.

«Банклар, девелоперлар кебек үк, торакны сату темпларын саклап калу һәм, нәтиҗә буларак, ипотека кредитлары бирүдә кызыксына. Мондый кредитларны вакытында түләмәү дәрәҗәсе бик түбән – нибары 0,02 процент. Моннан тыш, ипотека заемщикларының LTV күрсәткече, ягъни башка банк хезмәтләреннән файдаланырга әзерлеге шактый югары», – дип билгеләп үтте Рөстәм Азизов.

Ул ассызыклап узганча, бүгенге базар мохитендә ипотека алу шартлары күпчелек сатып алучыларга кулай бәядән фатирлы булырга мөмкинлек бирми.

«Хәзер Мәскәүдә фатир бәясе 12 млн сум дәрәҗәсендә булганда, уртача кредит күләме 10 млн тәшкил итә. Бүген ипотека ставкаларының 22-23 процент тәшкил итүе нәтиҗәсендә айлык түләү 180 мең сумнан артып китә. Шул ук вакытта бу суммадан кредитның төп өлешен каплауга бары тик 2,5-3 мең сум гына юнәлтелә, ә калганы – процентларны каплауга бара. Шул рәвешле, 12 млн сум торган фатир өчен кредит каплаган чорда артык тотылган акча 33 млн сумнан күбрәк тәшкил итә», – дип сөйләде Рөстәм Азизов.

Моннан тыш, «Metr.Club» ипотека агрегаторына нигез салучы Анатолий Норштейн фикеренчә, базар ипотека ставкалары 2025 ел уртасына гына күпчелек фатир сатып алучылар өчен ярашлы булган дәрәҗәгә кадәр кимергә мөмкин.

«Россиядә еллык инфляция 25 июньнән 1 июльгә кадәр 8,61 проценттан 9,22 процентка кадәр артты. Россия банкы 2025 елның уртасында гына 4 процентлык инфляция дәрәҗәсенә кайтырга исәп тота. Шул ук вакытта Үзәк Банкның 2024 елның 26 июлендә булачак утырышында төп ставка 17 процентка, хәтта 18 процентка кадәр күтәрелүе ихтимал. Бу дәүләт ярдәме булган барлык ипотека программалары шартларында чагылыш табачак – алар, билгеле, яхшы якка үзгәрмәячәк», – дип аңлата Анатолий Норштейн.

Шуңа күрә, Рөстәм Азизов фикеренчә, якындагы атналарда банклар «вакытлы» ипотека карарлары тәкъдим итәчәк, аларның максаты – якындагы вакытка, ипотека базары яңа конфигурациягә ия булганчы, торак сатуга ярдәм итү. Ул аңлатып узганча, сүз 1 яки 2 елга ставканы инде гамәлдән чыгарылган ташламалы ипотека программасы дәрәҗәсенә кадәр киметү турында бара. Аннары ул базар күрсәткечләренә кадәр күтәрелә. Әгәр бу вакытка базар ставкалары түбәнрәк була икән, ипотеканы рефинансларга мөмкин булачак. Мондый программаны инде «Сбербанк» эшләтеп җибәрде, аның буенча 15 процентлык беренче кертем белән 30 елга һәм суммасы 100 млн сумга кадәр җиткән кредит рәсмиләштерергә мөмкин.

«Ипотека базары төзүчеләр белән махсус уртак программалар, шулай ук элек югары ихтыяҗга ия булмаган программалар хисабына яшәячәк, – дип килешә Анатолий Норштейн. – Сүз, беренче чиратта, кулланучылар кредитларының югары бәясе нәтиҗәсендә милекне залог итеп куеп алынган кредитлар, шулай ук коммерцияле күчемсез милеккә кредитлар турында бара».

Читайте на 123ru.net