Новости по-русски

Хорафатларга ышанмый торган Әбри Хәбриев 40 яше тулган көнне имгәнгән

Хорафатларга ышанмый торган Әбри Хәбриев 40 яше тулган көнне имгәнгән

Әбри Хәбриев кулын, төгәлрәк әйткәндә, бармагын имгәткән. Сындыргандырмы, чыккандырмы, әле табибларга барып җитә алмау сәбәпле, анысын артист үзе дә белми. Иң начары: бу хәл юмор остасына 40 яшь тулган көнне килеп чыккан.

«Элегрәк 50нең теге ягын узган абзыйлардан шундый сүзләр ишеткән бар. Янәсе, 40 яшь тулган көн – иң хәвефле, иң куркыныч көннәрнең берсе икән. Чөнки ул көнне төрле тән җәрәхәтләре, имгәнүләр алырга мөмкин икән кеше.

Булды ул хәл кичә минем белән. Ачкыч белән бензопычкының сибен тарттырганда кысып куя торган җайланмасын кысканда, бармак таеп та китте, шырт иткән тавыш чыкты.

Сынгандырмы, чатнагандырмы, сеңере тартылгандырмы – билгесез. Әлегә шушы җирле анестезия белән өшетеп торам. Эшләмичә дә булмый.

Мин үзем хорафатларга, ырым-шырымнарга, юрауларга бик ышана торган кеше түгел. Тиик менә моннан соң ышанмыйча да булмас», – дип көлгән Әбри.

Читайте на 123ru.net