Новости по-русски

«Авылдан 3 км ераклыкта таптылар». Балык тотучы ир-атны яшен суккан

Башкортстанның Зианчура районындагы Башкорт Үргене авылы янында 57 яшьлек ир-ат яшен сугудан һәлак булган. Ул балык тотарга килгән булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

10 июльдә көндезге икеләр тирәсендә Башкорт Үргене авылында яшәүче ир-ат Үрген елгасы булап түбәнгә таба балыкка китә. Хатыны шул хакта сөйли. Ире әйләнеп кайтмый.

11 июльдә иртән туганнары аның мәетен авылдан 3 км ераклыкта таба. Ул яшенле яңгыр башлангач, агач астына качмакчы булгандыр, дип фаразлыйлар. Нәкъ менә шул агачны яшен суккан. Хәзер тикшерү бара.

«Якынча белешмә буенча, сулык ярында балыкта булганда мәрхүмне яшен суккан. Ул урында ук үлгән. Ир-ат әйләнеп кайтмагач, туганнары мәетне эзләп тапкан», – дигәннәр тикшерү комитетында

Читайте на 123ru.net