Новости по-русски

14-15 июльгә һава торышы һәм ай календаре

14-15 июльгә һава торышы һәм ай календаре

14 июльдә Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан 5-10 метр тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +11..+16˚, көндез +23..+28˚ градус.

15 июльдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан 5-10 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +12..+17˚, көндез +24..+29˚ градус.

Үсүче ай, ай Чаян йолдызлыгында.

Яшелчәләрне, җимеш агачларын, җиләк куакларын, чәчәкләрне сугару, тамырларына һәм яфракларына ашламалар сибү өчен уңай көн. Бүлмә гөлләрен күчереп утыртырга була.

Читайте на 123ru.net