Новости по-русски

«Хастаханәдә ята, янында беркем юк». Чит илдән килгән сабый авариядән соң ятим калган

Ленинград өлкәсендә 2 машина белән авариядә һәлак булган хатынның таныш ир-аты хастаханәгә килә. Биредә ул 7 яшьлек сабыйны күреп ала. Малайның анасы да бу авариядә үлә. Әлеге егет ятим калган сабыйны карарга кала. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

10 июльдә көндез «Нарва» трассасында «ВАЗ-21102» каршы як полосага чыга һәм каршыга килә торган «Volkswagen Caravelle» машинасына бәрелә. Анда 6 кеше була.

«ВАЗ-21102» йөртүчесе, «Volkswagen»дагы 36 яшьлек пассажир хатын-кыз һәлак була. Бу хатын – Финляндия гражданы. «ВАЗ-21102» машинасындагы 14 яшьлек кыз, «Volkswagen» йөртүчесе, пассажирлары – Финляндия гражданнары (7 һәм 6 яшьлек малайлар, 2 яшьлек кыз, 35 яшьлек хатын-кыз) имгәнә.

Һәлак булган хатыннарның берсенең дусты Ираклий хастаханәгә хәл белергә килә. Аның дусты «ВАЗ-21102» йөртүчесе була. Мәрхүмә хатын туган сеңлесен алырга барган, кыз бала хәзер авыр хәлдә. Ираклий хастаханәдә таныш булмаган 7 яшьлек малайны күрә – бала ялгыз була. Аның анасы шушы авариядә үлгән.Сабый анасы белән «Volkswagen»да була. Ираклий белән очрашканда, ул әле әнисенең үлгәнен белми. Әтисе исә Финляндиядән паромда Эстониягә бара, аннары Петербургка килә.

Ираклий китәргә җыенгач, сабый елап җибәрә. Шуннан соң Ираклий туганнары килгәнче малай янында тора. Ул төн буен йокламыйча, баланы саклый.

«Бала сөйләгәнчә, алар Финляндиядән Эстония аша Петрозаводск шәһәренә әбиләренә бара. Машинада әнисе, әнисенең дусты һәм аның ике баласы, шушы малай үзе һәм йөртүче була – 6 кеше», – ди Ираклий.

Ираклий баланы очраклы гына күреп ала. «Бала кабул итү бүлегендә ята иде. Янында бер кеше юк. Мин аны калдырып китә алмадым», – ди ул.

Аннары бала янына әбисе белән бабасы килә, диелә хәбәрдә.

Фаҗига сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый. «Полиция Петербурга» телеграм-каналы белешмәсе буенча, «ВАЗ-21102» идарәсен югалта һәм, каршы якка чыгып, «Volkswagen» машинасына бәрелә. Авариядә 8 кеше зыян күрә. Бер хатын-кыз авария урынында үлә. 3 баланы хастаханәгә салганнар, икесе авыр хәлдә, берсенең хәле уртача авырлыкта.

Фото: © https://t.me/spb_police78

Читайте на 123ru.net