Новости по-русски

Бизнесвумен (Евгений Бугров)

Мәрьям ханым, төзелеш компаниясендә баш бухгалтер булып эшләгәндә, бу турыда соңгы 5 ел буе хыялланды. Ул күптән уйлана иде инде: пенсиягә чыккач, үземнең бизнесымны ачам, дип. Башта байтак акча җыярмын, аннан соң... Аннан соң нәрсә буласын ул белми иде, ләкин подъезд кырыендагы эскәмиядә утыручы әбиләр аны башкача исемлиләр иде – «бизнесвумен» дип.

Менә ул көн килеп тә җитте. Эшне бик озакка сузмыйча, түләүсез реклама сайтына белдерү язып җибәрде: «3 бүлмәле фатирымны байтак вакытка биреп торам». Шул ук сайттан үзенә 1 бүлмә дә юнәтеп, атна үтүгә үк, фатирдан килгән керем чишмә кебек кенә түгел, мул сулы елга кебек ага башлады моңа. Мәрьям ханым әлеге уңышка гына канәгать булмыйча, үз бүлмәсенә дә кешеләр кертеп, бакчасындагы иске өенә күчте. Эшләр җайга китеп, ул бу бакчасына да кешеләр табып, Сочидагы сердәшенә китеп барды.

Күрешеп, анда озак яшәргә туры килмәде: сердәшенең кызы Вологдада яши икән, авырып киткән, һәм җан дусты аны коткарырга шунда очкан. Ә Мәрьям ханым ни эшли? Ул инде хәзер, яшәү өчен кулай фатирларны арендага биреп тору буенча остарган кеше буларак, шундук сердәшенең 2 бүлмәле торагын ял итәргә килүчеләргә бирә. Ә үзе кладовкадан иске студент палаткасы табып, диңгез кырыендагы комлыкка күчә. Янәмәсе, «кыргый» ял итүче. Шуннан соң башына мондый уй килә: нигә әле бу палатканы да көне буена биреп торып, үзенә кояш астында кызынып, диңгез ярында гына йөрмәскә. Мәрьям ханым уңышлы бизнесы белән генә яши: фатирга керүчеләрдән кесәсенә түләүләр ага тора, матур киләчәк турында хыяллана.

Әллә кояш бик каты кыздыра, әллә зур уңышлар башын әйләндерә, берзаман моны кызу суга, һәм ул хастаханәгә эләгә.

Бу ята торган караватны да берәр мохтаҗ кешегә биреп торып булмас микән, дигән уй борчый башлый аны аңына килү белән. Ләкин «кояш сугу» бик каты икәнен аңлап, әлеге уйдан шундук кире кайта. Тагын кайдан акча юнәтеп буласын безнең түләүсез медицина шулай ук уйлый белә, һәм бу сорауны Мәрьям ханымга күчереп куя. Шулай итеп, реаниматологлар, кардиологлар, неврологлар һәм башка табиблар агымдагы кварталга буласы премия күләмен алдан чутлап, куанып утыралар.

Инде ахырда, бар нәрсә дә үз җаена кергәч, һәм безнең бизнесвумен үзенең 3 бүлмәсенә кайтып егылгач, аның кереме «комга сеңгән су» кебек кенә икәнлеге беленә. Ә 3 көннән соң аның стратегик планы, гомумән, зыянлы икәнлеге ачыклана – Мәрьям ханымга суд приставлары килеп җитә. Карар катгый: «Торак урыннарын килешүләрсез һәм салым түләмичә биреп, акча үзләштергән өчен...» Юк, алда тагын нәрсәләр булганын язып тору килешмәс... Барысын да чутлап бетергәч әйтермен мин сезгә.

"Чаян" журналыннан.

Читайте на 123ru.net