Новости по-русски

«Авылыбызда көтүчеләргә хөрмәт зур»

Кызганыч, күп кенә авылларда чыбыркы шартлавы ниндидер бер тансык авазга әйләнеп бара, элеккечә, урамнарны тутырып, малкайларның кайтуы – сирәк күренеш. Терлек асраучылар кимүе нәтиҗәсендә көтүләр бетеп бара. Көтүе булса да, көтүчесен табу зур бер мәшәкатькә әйләнә. Хәзер күп кенә авылларда көтүче проблемасын заманча ысул белән хәл итәләр: авыл халкы, тиешле акчасын җыеп, электр көтүчесе ала. Көн дәвамында, җәйге челләдә, яңгыр явып торганда маллар артыннан күзәтеп йөрисе юк, электр чыбыклары аркылы чыгып китмиләр. Тик электрон көтүче чыбыркылы көтүчегә җитәме соң? Юк, әлбәттә. Авыл җирендә көтүчеләргә гомер-гомергә хөрмәт зур булган. Авылда көтү чыга икән – авыл яши, дигән сүз. Көтүле авылның киләчәге өметле.

«Өченче сыйныфта укыганнан бирле көтү көтәм»

Туган авылым Күшәрдә күп еллардан бирле авыл көтүенең бер ягын Марат Галимҗанов көтә. Авылдашлар аңа тыныч күңел белән ышанып терлекләрен тапшыралар. Көтүне ел саен бар тәртибен белеп, халык канәгать булырлык итеп көтә ул. Юкка гына авыл халкы аны «атказанган көтүче» дип атамый.

– Мин 3нче сыйныфта укыганнан бирле көтү көтәм. Кечкенәдән мал-туар арасында кайнаштым. Күп балалы гаиләдә үстем, 4 абыем бар, мин – иң кечесе. Әти-әни безне хезмәт белән тәрбияләделәр, өйдә һәркемгә эш бүлеп бирелде. Авыл малайлары эштән курыкмый, эшне аерып тормый алар. Авыл тормышын бик яратам, читкә китү уем булмады. Күшәр болыннарын, көтүлек җирләрен яттан беләм, шуларны урап кайтсам да күңелгә рәхәт булып китә. Авылыбыз гөрләп тора, авыл халкы бик тырыш, терлек асраучылар шактый. «Марат, синнән башка булмый», – дип һәрвакыт үсендереп торалар. Көтү чыга башлаганнан алып көзгә кадәр болында мин. Зарланмыйм, эшемне бик яратып башкарам. Түләү ягы да яхшы, бер сыер башына аена 1000 сум түлиләр, – дип сөйли Марат.

«Көтүчеләрне аяклары туендыра»

Көтүчеләрнең эше никадәр катлаулы, җаваплы булуын авыл халкы яхшы аңлый. Ничәмә-ничә баш терлек өчен җавап бирәсе бар. Нинди генә һава торышы булса да, хайваннарны таратмыйча, зыян китермичә, артыгын ашатмыйча сакларга кирәк.

– Көтүнең баштагы 10 көне, яшь таналар өйрәнеп киткәнче, авыррак була, аннан соң ияләшәбез. Бинокль ярдәмендә малларны күзәтеп торабыз, күз уңыннан җибәргән юк. Һава торышына гына түзәбез. Өскә яңгыр явып торса да, челлә булса да, көтүне ташлап китеп булмый бит. Эссе көннәрдә су коенабыз, күбрәк чәй эчәргә тырышабыз. Ашау ягы бик әйбәт. Авылдашлар камыр ризыклары, ашлар да алып киләләр. Көнгә 2 тапкыр ашыйбыз. Иртәнге ашауны авыл халкы безгә биреп төшерә, көндезгесен үзләре болынга алып төшәләр. Кичкә аяклар гына бетә, сызлый. Көненә җәяүләп шактый юл үтәбез бит. Көтүчеләрне аяклары туендыра, – ди Марат.

«Җәйге каникулларны көтүгә чыгу өчен көтеп алам»

Маратның карамагында – 97 баш терлек. Аның ярдәмчесе – 13 яшьлек Альмир Зарипов. Җәйге каникулны ял итәр өчен түгел, көтүгә чыгарга дип көтеп ала ул.

– Көтүдә әтием Алмазга ярдәм итәм. Бүген аны алыштырам. Марат абый – тәҗрибәле көтүче, мине дә өйрәтә. Без гаиләдә 3 малай, җәйге ялларны файдалы үткәрергә тырышабыз, бертуган абыем Азат та аргы як көтүен көтә, – ди Альмир.

«Бу эшнең ояты юк, эшләмәү оят»

Альмирның әтисе Алмаз, әнисе Алисә – авылның киләчәге өчен җанатып яшәүчеләрдән. Булдыклы гаиләдә шундый хезмәт сөючән балалар үсүе гаҗәп түгел.

– Әти-әни – безнең өчен үрнәк, өйдәге эшләрне күмәкләшеп башкарабыз. Урамда вакытны бушка сарыф иткәнче, әти-әниемә булыша алуыма сөенәм. Үзең тир түгеп эшләгән акча кадерле, аны юк-барга тотасы килми. Көтүдән кергән акчага мәктәпкә уку кирәк-яраклары сатып алабыз. Авылыбызда көтүчеләргә хөрмәт зур, шуңа күрә бик теләп эшлим. Бу эшнең ояты юк, эшләмәү оят. Көтүче өчен иң авыры – көн дәвамында аяк өсте булу. Маллар ял иткән вакытта китап та укыйм, чыбыркы да үрәм, телефонда да утырып алам, – ди Альмир.

Альмир буш вакытын да файдалы үткәрә, спорт белән шөгыльләнергә ярата. Көтүдән кайканнан соң дуслары белән велосипедта йөри, футбол уйный. Теләк булганда барысына да өлгереп булуы хакында әйтә ул.

«Көтүчеләр авылны яшәтүчеләр»

Альмирның бертуган абыйсы Азат та җәйге ялын көтүдә үткәрә. Айдар Нигъмәтҗанов белән аргы як көтүендәге 122 баш терлек өчен җаваплы алар.

Айдар Нигъмәтҗанов – Күшәр авылы егете. Көтүче булу стажы 25 елдан артык. Армия хезмәтеннән соң 4 ел шәһәрдә тора, ләкин күңеле һәрвакыт туган ягына тарта.

– Шәһәрне үз итә алмадым мин. Авыл тормышын яратам. Бездә терлек асраучылар шактый, яшьләр дә эштән курыкмый. Кыш көне – колхозда, җәй көне көтүдә хезмәт куям. Беренче тапкыр көтү көтәргә 7нче сыйныфта укыганда чыктым. Авылдашларның яхшы мөнәсәбәтен тоеп эшлибез, һәркайсы рәхмәт укый. Көтүче хезмәте җиңел түгел, кайбер авылларда көтүче таба алмый интегәләр. Бездә ул яктан проблемалар юк, тәҗрибәле көтүчеләр бар, хәзер алмашка яшьләр үсә. Ничә еллар көтүдә эшләп, кайсы сыерның кемнеке булуын, аларның холкын белә башлыйсың. Алар үзләре дә бер кешегә ияләнә, артыңнан йөри башлыйлар, – ди Айдар.

Айдар Нигъмәтҗанов көтүчеләрнең авылны яшәтүдә зур хезмәт куюын билгеләп узды. Аның фикеренчә, чыбыркылы көтүчеләрне бернинди дә электр көтүчеләр алыштыра алмый.

– Малларны иркен болында йөртү бөтенләй башка. Без аларны сусылрак һәм мулрак үләнле җирдән йөртергә, үз вакыты белән су булган җирдә ялга туктарга тырышабыз. Болар барысы да сөтнең сыйфатына да йогынты ясый. Ток йөгертелгән тимерчыбыктан чыкмыйча, көннәр дәвамында һаман бер урында тапталып тору әйбәт түгел инде. Бер урында гына йөреп тәмле, сусыл үлән дә калмый. Мин электр көтүчеләрне кабул итә алмыйм, – ди тәҗрибәле көтүче.

Күшәр авылының көтүчеләре үз хезмәтләрен яратып, тыйнак кына сөйлиләр. Нәкъ менә шундыйларга авыл таяна. Гади генә хезмәтләре белән авылдашлары арасында хөрмәт казаналар алар.

Читайте на 123ru.net