Новости по-русски

Пулядан исән калган Трамп турында Джо Байден: «Суынырга вакыт»

АКШның элекке президенты Пенсильваниядә сайлау алды митингында чыгыш ясаганда, аңа таба берничә тапкыр аталар. Трамп тарафдарларының берсе һәлак булган, икесе авыр хәлдә. Трамп җәрәхәтләнгән: аның колагы яраланган.

«Миңа атылган пуля уң колагымның өске өлешен тиште. Мин шунда ук нәрсәдер дөрес түгел икәнен аңладым, сызгырган кебек ату тавышын ишеттем һәм шунда ук пуляның тирене ертуын тойдым. Каты итеп кан ага башлады. Аллам, Американы сакла», – ди Дональд Трамп. Бу хакта телеграм-каналлар яза.

Владимир Зеленский исә АКШның элекке президенты Дональд Трампка һөҗүм ясалганнан соң, бүгенге заманда мондый көч куллану күренешләре була алмый, дип белдерә. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрендә яза.

«Мондый көч куллануга бернинди аклау да һәм бүгенге дөньяда бернинди урын да юк», – дип билгеләп үтте Зеленский һәм Америкага моннан соң тагын да көчлерәк булуын теләде.

«New York Post» мәгълүматлары буенча, атучы 20 яшьлек Томас Мэтью Крукс булган. Ул винтовка белән якындагы бинаның түбәсенә утырган була. Аны шунда ук юк итәләр. Хокук саклау органнары һөҗүмнең әзерләнүен белмәүләре һәм җинаятьченең берүзе эш итәргә мөмкин булуын белдерә. Май аенда шундый ук һөҗүмне кичергән Словакия Премьер-министры Роберт Фицо, Трамп очрагында барысы да «под копирку» кебек булган, дип белдерә.

АКШ президенты Джо Байден, Дональд Трампка һөҗүм итү турында сөйләгәндә, сәяси карашлар киеренкелегенә «тынычланырга вакыт» дип белдерде. Аның сүзләренчә, фикер каршылыкларын көч куллану юлы белән түгел, ә демократия юлы белән хәл итәргә кирәк. Бу хакта ул халыкка мөрәҗәгать итү вакытында сөйләде.

«Америкада мондый көч куллануга урын юк, һәм гомумән, башкасына да. Нокта. Без көч куллануны нормага әйләндерә алмыйбыз», – дип раслый Америка сәясәтчесе.

Ул, Америкада барлык бәхәсләр һәм каршылыклар да башка ату белән түгел, ә тавыш бирү юлы белән хәл ителә, дип өстәде. АКШта сәяси карашлар киеренкелеге ноябрьдәге сайлаулар якынлашкан саен үзенең иң югары ноктасына җитә, дип билгеләп үтте Байден.

«Аларга (сәяси карашлар киеренкелегенә) суынырга вакыт. Моның өчен безнең барыбыз да җаваплы. Әйе, безнең арада каршылыклар бар, һәм бу сайлауларда ставкалар бик югары. Демократиядә бу – котылгысыз. Сәясәт беркайчан да сугыш кырына әверелергә тиеш түгел», – дип яза «LIFE» аның сүзләрен.

Читайте на 123ru.net