Новости по-русски

«Еламыйча түзә алмыйм»: Сиринә Зәйнетдинованың концерт директоры ике улын армиягә озаткан

«Еламыйча түзә алмыйм»: Сиринә Зәйнетдинованың концерт директоры ике улын армиягә озаткан

Сиринә Зәйнетдинованың концерт директоры Айзилә Вәлиева игезәк уллары Рамил белән Камилне армия хезмәтенә озаткан.

«Минем улларым хезмәт итәргә китте. Үскәннәрен сизми дә калдым. «Бер ел гына бит», – дисәләр дә, еламыйча түзә алмыйм. Мин бит аларны кулларымда күтәреп йөрттем, сакладым, якладым. Ә хәзер алар нинди көчле, әнә Россия флагы белән китеп баралар. Горурланам», – дип язган иде ул социаль челтәрләрдә, улларының хәрби машинада китеп барган видеоларын куеп.

Бу ялларда Айзилә Вәлиева улларының хәлен белешергә барган. Ул балалары өчен борчылып торган «подписчик»ларына да кадерле очрашу мизгелләрен күрсәтә. Егетләрнең кәефләре шәптән күренә, икесе дә хәрби хезмәткә әзер булуларын әйтәләр.

«Безнең белән барысы да әйбәт, ашаталар, эчертәләр», – ди Рамил.

«Каһәрләмиләр», – дигән була Камил.

«Әйе, мыскыл итмиләр. Барысы да яхшы. Инде ияләштек», – дип тынычландыра әнисен Рамил.

Егетләрнең исән-имин хезмәт итеп кайтуларын теләп калабыз.

Читайте на 123ru.net