Новости по-русски

Банкаларны стерильләштерүнең иң җайлы берничә ысулы

Уңган хуҗабикәләр бүгенге көндә кышка яшелчә, җиләк-җимеш консервацияләү белән мәшгуль. Социаль челтәрләрдә алар банка стерильләштерүнең җиңел ысулларын тәкъдим итә.

«Хәзер банкаларны стерильләштерү өчен аш серкәсе салып чайкатам. Элек мондый ысулга ышанмый идем. Былтыргы барлык банкалар да бик шәп сакланды, берсе дә кабармады. Ярты стакан аш серкәсен (уксус) банкага салып капкач белән каплап әйбәтләп селкетәм, бөтен җиренә дә аш серкәсе тиярлек булсын. Шуның белән барлык банкаларны да чайкатам», – дип яза Башкортстанның Илеш районы Ябалак авылында яшәүче блогер Лилия Мортазина.

«Күзегезне саклагыз! Капкачы ачылып китеп күзегезгә чәчри күрмәсен. Аннан ул аш серкәсен шунда ук раковинага түгәм, берәрсе су дип эчә күрмәсен», – дип саклык чаралары турында да кисәтә ул.

«Ничә еллар инде банкаларны духовкада стерильләштерәм. Салкын духовка рәшәткәсенә сыйганча тезеп куясың, 100 градуста 20-25 минут тотарга. Тик, сүндергәч, бераз гына суынганын көтәргә кирәк», – дип тә киңәш бирүче бар.

«Банкалар япкан вакыт иң эссе чаклар була, духовканы да кабызгач – тагын кызу. Шуңа мин микроволновкага тыгып алуны ошатам, зур банкалар тыгып булмый инде, хәзер, анысы, зур банкага япмыйбыз да инде. 0,7-1 литрлы банкаларны стерильләштерү өчен җайлы ысул», – дип тәкъдим итә тагын бер хуҗабикә.

Читайте на 123ru.net