Новости по-русски

Зөһрә Шәрифуллина җырын яңарткан Илсөягә: «Туйдырдың инде кеше җырын җырлап»

Зөһрә Шәрифуллина җырын яңарткан Илсөягә: «Туйдырдың инде кеше җырын җырлап»

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина репертуарыннан «Бер вакыт кына» җырын яңарткан. Бу хакта ул социаль челтәрдә хәбәр итә. Тик Илсөя башкаруында җырны ошатып бетермәүчеләр дә бар.

«Ниһаять, без бу җырны чыгарырга әзер. Иртәгәдән барлык музыкаль мәйданнарда.

Таң ата да кич була... Гомер шундый тиз үтә. Уйландыра торган җыр! Җылы, тәмле җыр. Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Зифа Нагаева көе һәм сүзләре.

Һәрбер сүзенә нык мәгънә салып, нык яратып язылган җыр икәне сизелеп тора. Ә тамашачыларга мәңгелек хит итеп истә калырлык дәрәҗәдә башкаручы, җырны танытучы – Татарстанның халык артисты Зөһрә апа Шәрифуллина! Бу ике зур шәхеснең тормышка мәхәббәте!!! Миңа җырны җырларга рөхсәтләре, ышанычлары өчен чиксез рәхмәтлемен! Нык яратам бу җырны! Инде 15 еллап эчемнән җырлап йөрим бугай. Сезгә тәкъдим итеп карыйм. Булган булса да, булып бетмәгән булса да дөресен языгыз, яме», – дигән җырчы.

«Нигә кеше җырын җырларга икән? Лучше Зөһрә Шәрифуллина җырласа. Туйдырдың инде кеше җырын җырлап», «Корырак чыга, нәрсәседер җитеп бетми. Зөһрә апаның җаныннан чыга бу җыр, сезнең – юк кебек. Гафу, бу – минем фикер», «Зөһрә апа бу җырны моңлы итеп, уйландыра торган итеп, җиренә җиткереп җырлый», – дип язганнар.

Җырны ошатучылар да юк түгел: «Яңа сулыш бирдең бу җырга, Илсөя! Маладис инде үзең», «Бигрәк акыллы җыр, үзе уйландыра, үзе сөендерә. Илсөя, шундый йөрәккә тиярлек җырладың, елап беттем. Искиткеч синең башкару, җанга керәсең», «Теләсә кайсы җырдан шедевр ясыйсың», «Шәпски булган бу», «Җырны бозмагансыз, бик матур башкару», «Хәзер бу җыр тагын да ныграк ошый», «Тыңлап туеп булмый», – дип язганнар.

Читайте на 123ru.net