Новости по-русски

Кура җиләгеннән сорбет рецепты

Кура җиләгеннән сорбет рецепты

Сорбет – ул туңдырма сыман катырылган җиләк-җимеш десерты. Гадәттә ул шикәр сиробы кушып ясала, шулай ук аннан башка да ясарга була.

Бу десерт гади туңдырмага алмаш була ала.

Ингредиентлар: 500 грамм кура җиләге, 80 грамм шикәр комы, 15 грамм кукуруз крахмалы, 10 грамм ванилин шикәре, 2 аш кашыгы лимон согы, 150 мл су.

Кура җиләген блендер белән вакларга, вак иләктән чыгарырга. Җиләк сыгынтысына (жмых) су салырга, кайнатып чыгарырга һәм бераз пешерергә. Бу катнашманы сөзәргә, шикәр һәм ванилин салырга.

Крахмалны 50 мл суга салып болгатырга, шикәрле сиропны өстәргә һәм куе кесәл булганчы пешерергә.

Кесәл, кура җиләге пюресы һәм лимон согын кушарга. Сорбетны 3-5 сәгать туңдыргычка куярга, шул вакыт эчендә 2-3 тапкыр блендер белән болгатып алырга кирәк.

Тәмле булсын!

Читайте на 123ru.net