Новости по-русски

17 июльгә һава торышы һәм ай календаре

17 июльдә Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан 4-9 метр тизлектә, көндез урыны белән 13 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +12..+17˚, көндез +25..+30˚ градус.

Үсүче ай, ай укчы йолдызлыгында.

Яшелчәләргә үсеш стимуляторлары, авыруларга һәм корткыч бөҗәкләргә каршы дарулар сиптерергә була. Җиләк-җимеш культураларының тамырларын фосфорлы-калийлы ашламалар сибәргә кирәк. Чәчәкләрне гөмбәчек авыруына каршы препаратлар белән эшкәртергә кирәк. Кыяр, помидор, ташкабак уңышын җыеп алырга була, ләкин җыелган уңышны шундук эшкәртергә киңәш ителә.

Читайте на 123ru.net