Новости по-русски

Фирдүс Тямаевтан яңа җыр: «Калдырма мине»

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев «Калдырма мине» дип исемләнгән яңа җырын социаль челәтәрләрдә тәкъдим итте. «Бу җырым сезгә ошыймы?» – дип сораган ул тамашачылардан.

«Күңелемдә бүген ачы буран уйный,

Сары сагыш баскан – күзләрне томалый.

Каргыш булдымы соң, язмышлар буталды.

Аңлашмыйча гына киттең дә югалдың.

Яндырма мине, көйдермә мине.

Кайгы утларында, тормыш салкынында калдырма мине.

Яндырма мине, көйдермә мине.

Кайгы утларында, тормыш салкынында калдырма мине.

Калдырма мине».

«Искиткеч», – дип язган җырчы Салават Миңнеханов. «Минем яраткан җырым», «Бик ошый», «Минем уйлавымча, әгәр дә бер тапкыр җырчының җырларына, иҗатына гашыйк булсаң, шул җырчының барлык җырлары, концертлары ошаячак», – дип язганнар һәм «йөрәк», «ут» смайллары куйганнар.

Читайте на 123ru.net