Новости по-русски

«Казан егетләре» бар икән, «Казан кызы» да булсын әле: яңа клип чыкты

«Казан егетләре» бар икән, «Казан кызы» да булсын әле: яңа клип чыкты

«Казан егетләре» төркеменең «Казан кызы» җыры һәм клибы музыкаль мәйданчыкларга чыкты.

Яңа җырның сүзләрен шагыйрә Сания Әхмәтҗанова, ә көен «Казан егетләре» солисты Айдар Әгъләмов иҗат иткән.

«Шигырьне махсус алар өчен яздым. «Казан егетләре» бар икән, «Казан кызы» да булсын әле, дип. Андый уй апамның кызы белән сөйләшкән вакытта килде. Фотолар карап утырганда, аңа: «Сиңа Казан килешә!» – дидем дә бераздан: «Бу бит яңа җырның бер юлы», – дип өстәп куйдым. «Син сөюдән чибәр» җырын да шул сеңлемә багышлаган идем. Озын гомерле, бәхетле язмышлы җыр булды.

«Казан кызы бул әле» дигән шигырьне язгач, ансамбль солисты Айдарга җибәрдем. Бераздан «Ошаттык, көйләп карыйм әле» дигән җавап та килде. Текстны өч куплетлы итеп язган идем. Айдар кайбер юлларның урыннарын алыштырып, ике куплетка калдырган. Миңа җыр да, клип та бик ошады», – дип сөйләде җыр сүзләренең авторы Сания Әхмәтҗанова.

«Кунак булып килгәнсең

Башкаланы күрергә.

Сине миңа язгандыр,

Язмышыбыз – Казандыр.

Безгә бәхет елмайды

Бер үк юлдан йөрергә,

Күз атышып йөрергә.

Кушымта:

Казан кызы бул әле,

Бул әле син үземә,

Бул башкала кәләше,

Син – Ак кирмән бизәге.

Казан кызы бул әле,

Бул әле син үземә,

Бул башкала кәләше,

Син – Ак кирмән бизәге.

Казан кызы бул әле!

Бул әле!

«Сөембикә»гә карап,

«Кол Шәриф» эндәшкәндәй,

Сокланган сыман безгә,

Пар килгәннәр бит, диеп.

Очраклы очраштырып,

Сине миңа язгандыр,

Язмышыбыз – Казандыр.

Кушымта:

Казан кызы бул әле,

Бул әле син үземә,

Бул башкала кәләше,

Син – Ак кирмән бизәге.

Казан кызы бул әле,

Бул әле син үземә.

Кил әле, бас янәшә,

Сиңа Казан килешә.

Сиңа Казан килешә!»

Читайте на 123ru.net