Новости по-русски

Баласын үтереп чемоданга салган ана бу адымга бурычлары аркасында барган

Пермьдә бер йорт ишегалдыннан чемоданга салынган бала мәете табылуы хакында язган идек. Баласын үтергән ана соңыннан үз-үзенә кул салырга ниятләгән була. Сорау алу барышында Ирина Шатова моңа кыюлыгы җитмәвен әйтә. Нәтиҗәдә, ул баласын үтерә, мәетне чемоданга яшерә һәм чүплеккә чыгарып ата, ә үзе тормышын дәвам итә.

Бу хәлләрне оныту өчен, ана кеше көндәлегеннән ул көннәрне ертып ата. Шатова, 9 яшьлек улын ятим итеп калдырмас өчен, коллекторлар һөҗүме аркасында бу дөньядан бергә китмәкче булын аңлата.

Әнисе башта баласын буа, ә аннары, үлүендә шик калмасын өчен, аңа берничә тапкыр пычак белән кадый. Аннары аның гәүдәсен чемоданга сала һәм «Жемчужина» кунакханәсенең 25нче катына менеп, аннан сикерергә җыена. Ләкин соңрак, Шатова сүзләренчә, ул аның бурычларын түли алмаячак әти-әнисен искә төшерә һәм улын чүплеккә ташлый.

Ана кешенең көндәлеген анализлау барышында аның улына карата сәламәт булмаган психопатик мәхәббәте булуы ачыклана. Ул һәрвакыт диярлек аның янында булган, улын балалар бакчасына, мәктәпкә җибәрмәгән, яшьтәшләре белән аралашырга ирек бирмәгән.

Малайның әтисе элек гаиләсе белән яшәгән. Гаилә кредитлар алган, машина һәм мотоциклларын саткан. Шуннан соң гаилә башлыгы Мексика аша АКШка качарга тырышканда тоткарлана. Иринаның бурычы 3 млн. Ул автомобиль сату белән шөгыльләнгән һәм аена якынча 100 мең сум эшли торган булган. Күптән түгел акчаларын кыйммәтле кәгазьләргә сала һәм барысын да югалта.

Судка гаепләнүчене «сезнең саташуыгыз күңелне болгата» дигән язулы толстовкада алып киләләр. Ул өй аресты сорый һәм бик үкенүен әйтә, дип яза «SHOT» телеграм-каналы.

Читайте на 123ru.net