Новости по-русски

Ташкабактан рулет рецепты

Яшь ташкабакларны җыеп алырга, юарга кирәк. Аннары буйга юка итеп кисәргә.

Ингредиентлар: 2 ташкабак, 150 грамм йомшак сыр, 2 пешкән йомырка, 3 тырнак сарымсак, берничә тармак укроп, тәмләткеч, майонез.

Ташкабак телемнәрен үсемлек маенда ике ягын да кыздырырга. Йомырка белән сырны угычтан уарга, сарымсакны сытарга, укропны вак итеп турарга, барысын да майонез белән болгатырга һәм ташкабак телеменә ягарга.

Аннары рулет итеп төрергә һәм тәлинкәгә тезәргә.

Тәмле кабымлык әзер!

Читайте на 123ru.net