Пәри күле, иң зур бассейн, параплан: Татарстанда арзанга гына ял итеп була торган урыннар
Керергә ярый торган бердәнбер мәгарә
Алексеевск районында урнашкан Биләр музей-тыюлыгы, «Зөләйха күзләрен ача» сериалын төшерү өчен төзелгән Сәмруг авылы корылмалары, Казан янындагы Зәңгәр күл буе Татарстанда гаилә белән сәяхәт өчен иң матур урыннар исәбендә икәнен күпләр беләдер. Бу популяр урыннардан тыш, республиканың төрле почмакларында сихри дә, куркыныч та, актив ял өчен дә каралган урыннар бар. Яңа хисләр уята торган шундый урыннарның берсе – мәгарә.
Юрьев мәгарәсе – Татарстанда туристларга керү рөхсәт ителгән бердәнбер мәгарә. Мәгарәгә керергә уйлаган очракта, алдан әзерләнеп килергә кирәк: иске киемнәр, фонарь, каска, кулга перчатка алырга. Әмма кешеләр мәгарәгә керү өчен генә килми монда, бирегә балык тоту, ял итү, чатырлар белән төн кунар өчен дә киләләр. Алар өчен махсус җайлаштырылган урыннар да бар.
Урнашу урыны: Кама Тамагы авылы янында урнашкан, Казаннан барып җитү өчен якынча 1.5-2 сәгать чамасы вакыт кирәк булачак.
Бәясе: мәгарәгә мөстәкыйль рәвештә бушлай керергә була, әмма эчкәрәк керү һәм куркынычсызрак булсын өчен гид белән керергә киңәш итәләр.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Каракүл
Каракүл – ул Ярак Чурма елгасының уң як ярында урнашкан карст чыгышлы күл. Аның уртача тирәнлеге – 8 метр, иң тирән ноктасы су өслегеннән – 18 метр. Каракүлгә кара төсне эрегән карст токымнары бирә. Ял итү өчен күл янындагы турбазада урнашырга мөмкин.
Күлдә бер пәри яши, дигән имеш-мимешләр дә бар. Янәсе, ярымеланга, ярымүгезгә охшаш бер нәрсә калкып чыгуга, авылда янгыннар чыккан, балыкчылар белән аучылар югалган. Бу пәринең исеме – Су үгезе.
Урнашу урыны: Балтач районында Ярак Чурма елгасының уң ярында урнашкан.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Идел-Кама тыюлыгы
Идел-Кама тыюлыгы – 10 мең гектардан артык мәйданны биләп торучы 2005 елдан ЮНЕСКО резерваты. Биредә бөтен Көнчыгыш Европаның иң борынгы урманнарының берсе урнашкан. Тыюлыкта фаунаның 2,6 меңнән артык төре бар. Үсемлекләрнең 2 меңнән артык төреннән 12се Россиянең Кызыл китабына кертелгән.
Тыюлыкка мөстәкыйль керү тыелган, экскурсияләр оешкан төркем составында гына булырга мөмкин. Биредә табигать музеена һәм дендрарийга экскурсияләр уздырыла.
Шулай ук Идел-Кама тыюлыгы территориясендә Раифа Богородицкий ир-атлар монастыре да урнашкан.
Урнашу урыны: Яшел Үзән районындагы Садовая бистәсе янында урнашкан, Казаннан 1 сәгать тирәсе барырга.
Бәясе: табигать музеена керү бәясе – 100 сум, дендрарийга – 200 сум.
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан
Чатыр-Тау
Чатыр-Тау – диңгез өсте тигезлегеннән 321 метр биеклектә урнашкан Татарстанның иң биек ноктасы. Тау башыннан күрше Башкортстан җирлекләрен күрергә була. Чатыр-Тау итәгендә дала байбаклары (кимерүчеләр) колониясе яши, һәм Татарстанның Кызыл китабы флорасы үсә.
Бирегә, мәсәлән, Казаннан килгән очракта куна килү вариантын карарга кирәк, чөнки юлга бик күп вакыт китә. Туристларның күпчелеге бирегә парапланда очу өчен килә.
Куна калу варианты буларак, алар я глэмпингларда урнашу, я җирле халыктан бүлмә яллап алу, я Азнакайдагы кунакханәдә яки тыюлык территориясендә палаткада калу вариантын сайлый.
Урнашу урыны: Азнакайның район үзәгеннән 7 км ераклыкта урнашкан.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Биләр страуслары» эко-фермасы
Биләр музей-тыюлыгыннан ерак түгел «Страусы Биляра» эко-фермасы урнашкан. Монда Африка, Австралиянең Эму, Көньяк Американың Нанду страусларын, дөя, болан, декоратив куян, фазан, диңгез дуңгызын һәм башкаларны күрергә була. Барлыгы 20 төр хайван бар.
Урнашу урыны: Алексеевск районы, Биләр авылы.
Бәясе: 250 сум.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Алмакай» атлар утары
«Алмакай» атлар утары – ул беренче татар токымы атларын үрчетү үзәге. Атларның татар токымын тергезүче, фермер Фәрит Нәбиуллинның атлар утлары – республикада иң зурларның берсе. «Алмакай»да татар токымы атларында йөрү, утар буенча экскурсия, фотосессия һәм уктан ату мөмкинлеге бар.
Урнашу урыны: Лениногорск районы Югары Каран авылы, Лениногорск шәһәреннән 8 км ераклыкта урнашкан.
Бәясе: ачык загонда 30 минут йөрү – 450 сум (барлык бәяләрне алдан белешегез).
Фото: © «Татар-информ», архив
«Кама диңгезе»
«Кама диңгезе» – Лаешта урнашкан җәйге ял итү зонасы. Биредә диңгез буендагы кебек барлык уңайлыклар да бар: балалар өчен җиһазландырылган мәйданчыклар, киенү урыннары, күзәтү манарасы һәм башкалар.
Урнашу урыны: Лаеш шәһәрендә урнашкан, Казаннан машинада бару 1 сәгать вакытны алачак.
Бәясе: бушлай.
Түбән Кама бассейннары
Түбән Кама термалары – ул заманча сәламәтлек һәм ял итү үзәге. Биредә 20 төрдән артык мунча, ел әйләнәсе дәвамында эшли торган 6 бассейн, аквапарк элементлары һәм балалар зонасы бар.
Урнашу урыны: Түбән Кама шәһәре, Яшьлек урамы, 13 йорт.
Бәясе: Эш көннәрендә – 310 сум/сәгате (көн дәвамында – 1330 сум), ял һәм бәйрәм көннәрендә – 440 сум/сәгате (көн дәвамында – 1780 сум).
Азнакай ачык бассейны
Азнакай ачык бассейны – Татарстандагы иң зур бассейн. Аның мәйдан 4 мең квадрат метр. Иң тирән өлеше – 2.4 метрга кадәр җитә. Биредә шулай ук балалар өчен дә аерым бассейн бар.
Урнашу урыны: Азнакай шәһәре, Султангалиев урамы, 21Б.
Бәясе: керү өчен эш көннәрендә – 300 сум, ял көннәрендә 400 сум түләргә кирәк. 12 яшькә кадәр бушлай.
«Кол Гали» спа-кунакханәсе
Идел буенда урнашкан «Kol Gali Resort & Spa» 5 йолдызлы курорт спа-кунакханәсе 2018 елда ачылды. Кунакханәдәге бәяләр «тешләсә» дә, күрсәтелгән хезмәтләр исемлеге моңа лаек. Курорт территориясендә велосипед юллары, күп функцияле спорт мәйданчыгы, 2 теннис корты, балалар мәйданчыгы, ясалма күл, ачык бассейн, җәйге террасалар, пляж бар. Шулай ук кунаклар өчен фин саунасы, ябык бассейн, тренажер залы, джакузи, 5 төрле мунча, тоз бүлмәсе һәм өстәмә түләү буенча башка хезмәтләр дә тәкъдим ителә.
Урнашу урыны: Болгар шәһәре янында урнашкан, Казаннан 3,5-4 сәгать тирәсе.
Бәясе: кайсы номерның броньлануына бәйле рәвештә, 1 төн өчен бәя 20 меңнән башлап 46 меңгә кадәр җитәргә мөмкин (бүлмәнең дәрәҗәсенә карап, күрсәтелүче хезмәтләр исемлеге дә аерыла).
«Зөя калкулыклары» шәһәр-курорты
«Зөя калкулыклары» шәһәр-курортын күпчелек кеше чаңгыда шуу белән бәйли, әмма биредә җәйге вакытта да ял итәргә була. Кыш көне бу – чаңгыда шуу курорты булса, җәй көне яшел кырларда гольф уйныйлар. Курорт-шәһәр территориясендә кунакханәләр, альп йортлары, рестораннар, кафелар, SPA, спорт комплекс һәм бассейн бар. Шулай ук курортта катерда йөзү, балыкка һәм джип-турга чыгу хезмәтләре дә күрсәтелә.
Урнашу урыны: Югары Ослан районында, Свияга елгасыннан ерак түгел урнашкан.
Фото: © president.tatarstan.ru