Новости по-русски

«Тәнкыйть сүзләрен дә ишеттек»: Гөлназ Закирова үзенең туган көненә зур бүләк ясаган

«Тәнкыйть сүзләрен дә ишеттек»: Гөлназ Закирова үзенең туган көненә зур бүләк ясаган

Җырчы Гөлназ Закирова белән Алмаз Хөсәеновның «Син табылдың» дигән яңа җыры чыкты. Җыр Гөлназның туган көнендә зур бүләк булып дөнья күргән.

Җырның язылу тарихы турында сөйләп, Гөлназ «Интертат»ка:

«Әлеге җыр «Безнең җыр» иҗат лабораториясе кысаларына язылган иде. Аны жюри 2 тапкыр тыңлады, мактау сүзләрен дә, тәнкыйть сүзләрен дә ишеттек. Май аенда без аны Казан филармониясендә Ильяс Камалов җитәкчелегендәге оркестр белән беренче тапкыр башкардык. Бүген, минем туган көнемдә ул, ниһаять, музыкаль мәйданчыкларга чыкты.

Җырның шигырен шагыйрә Лилия Гыйбадуллина язды. Бу аның белән беренче генә иҗат җимешебез түгел. Аның белән «Яңа татар җыры» бәйгесендә катнашып та призлы урыннар яулаган идек.

Җырны тенор тавышлы, бик сәләтле, Казанда яшәп иҗат итүче Алмаз Хөсәенов белән яздырдык. Аранжировкасын ясарга бергә укыган курсташым Мердан Бешимов ярдәм итте.

Кыскасы, бик җитди әзерләнеп чыгарылган җырыбыз бу. Йөрәк түребездән чыккан җыр, халык күңелендә урын табар дип өметләнеп калабыз», – диде.

Читайте на 123ru.net