Гөлнара Тимерҗанова гаиләсендә туй көтелә
![Гөлнара Тимерҗанова гаиләсендә туй көтелә](https://intertat.tatar/images/uploads/news/2024/7/18/fbd551c31654f77337fc567c7e837cd9.jpg)
Җырчы Гөлнара Тимерҗанова гаиләсендә тиздән шатлыклы вакыйга булачак. Аның улы Идел сөйгәне белән гаилә корып җибәрергә булган.
«9 августта улым Идел өйләнә. Никах – булачак хатынының туган ягы Әлмәттә, туй Казанда була.
Улыма 25 яшь. Киленем Адель 2 яшькә кечерәк. Быел университет тәмамлап, технолог һөнәрен үзләштерде. Кызым кебек күрәм, икебез бер уйда», – дип сөйләгән Гөлнара Тимерҗанова «Ирек мәйданы» газетасына.