Новости по-русски

Эльвира Фазлыева «Аида көне»н уздыруда кызының әтисе булышмавын әйтте

Эльвира Фазлыева «Аида көне»н уздыруда кызының әтисе булышмавын әйтте

Эльвира Фазлыеваның фаҗигале һәлак булган кызы истәлегенә «Аида көне»н үткәрәчәген язган идек.

«21 июльдә 13.00 сәгатьтә «Туган авылым» комплексында була. Программага балалар өчен күңел ачулар, татлы ризыклар, аниматорлар, конкурслар һәм концерт кертелгән. Минем максатым – минем тарихымны, Аиданы белүчеләр аны минем белән бергә искә төшерүе», – дигән иде ул.

Җырчы әлеге бәйрәмне оештыруда Аиданың әтисе Александрның ярдәм күрсәтмәвен сөйләде.

«Аның миллионнары бар! Ул бу бәйрәм булачагы турында бик яхшы белә, ләкин бер тиен дә бирергә җыенмый», – дип язган ул бер «подписчигы»ның соравына җавап биреп.

Эльвира Фазлыеваның кызы Аида давыл вакытында өстенә агач төшеп һәлак булды. Бу вакытта аның кызы әтисе белән калган иде. Әлеге хәлләрдән соң Эльвираның ире белән юллары аерылды, ул ирен кызын карамауда гаепләде. Эльвира кызы истәлегенә Аида исеме белән эстрадага керде, җырлар яздыра башлады.

Читайте на 123ru.net