Новости по-русски

Радик Динәхмәтов хәрби операциядә алгы сызыкка ни сәбәпле китәргә теләвен сөйләде

Радик Динәхмәтов хәрби операциядә алгы сызыкка ни сәбәпле китәргә теләвен сөйләде

Башкортстанның халык артисты, махсус операциягә үз теләге белән киткән Радик Динәхмәтовның генерал Шәйморатов ордены белән бүләкләнүе турында хәбәр иткән идек.

  • Махсус операциядән ялга кайткан җырчы Радик Динәхмәтов мактаулы бүләккә лаек булган

Җырчы, әлеге бүләкне алу белән үк, кыска вакытлы ялдан кире махсус операциягә кузгалды. Радик Динәхмәтовтан хис-кичерешләрен дә сорап алдык. Моңа кадәр, чираттагы ялга кайткан вакытында, җырчыга «Башкорстанның халык артисты» дигән мактаулы исем бирелгән иде.

  • Махсус операциядән кайткан Радик Динәхмәтовка Башкортстанның халык артисты исеме бирелгән

«Әлбәттә, бүләкләү тантанасыннан бик зур дулкынлану хисләре, күтәренке рух белән чыктым. Шәйморатов ордены, беренчедән, искиткеч зур бүләк булса, икенчедән, бик зур җаваплылык. Шунысын да билгеләп үтәсем килә – бу орден минем белән инде бер ел дәвамында бергә хезмәт итүче хезмәттәшләремнең дә бүләге, уртак бүләгебез. Шәйморатов орденының дәрәҗәсе бик зур. Безнең алгы сызыкта булган егетләребез әлеге орденны үз тормышларын куркыныч астына куеп, дошман танк-самолетларын юк иткән өчен алалар. Ә мин, тылда булган килеш, җиңүгә үз өлешемне кертергә тырышам. Яраланганнан соң бирелгән 3 млн сум акчаны да егетләребезгә ярдәм итү, җиңүне якынайту максатына юнәлттем.

  • Яраланган Радик Динәхмәтов 3 млн сум компенсациясен солдатларга ярдәмгә юнәлткән

Кыска вакытлы ялга кайткан саен бер генә буш көнем дә юк. Минем белән очрашырга теләк белдерәләр, мәктәпләр, институлар, башка уку йортларына рәхәтләнеп барам. Әле менә шушы көннәрд Дәүләкәндә очрашу уздырдык.

«Ялга кайтасың, тик ял итмисең», – дип әйтүчеләр күп. Юк, очрашулар сорасалар, мин баш тарта алмыйм. Безнең полк замполиты Рөстәм Рафыйкович әле хезмәт юлым башланганда ук барлык солдатларга да: «Укыган мәктәпләрегез, эшләгән җирләрегездә очрашулар сорасалар, каршы килмәгез», – дип әйткән иде. Мин аның әйткән тәкъдимнәрен тотарга тырышам. Без барыбыз да максималь рәвештә җиңү темасы белән яшибез», – ди җырчы.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Радик Динәхмәтов, контракт срогы чыкса да, хәрби хезмәтен алга таба дәвам итәргә булган. Шуңа да ул яңадан хәрби зонага юл тотты.

«Кайтыргамы, хезмәттә калыргамы дигән бернинди икеләнүләрем булмады. Мин генә түгел, барлык солдатлар да оборона министрлыгы нинди приказ бирә, шуны үтәргә бурычлы. Яраланып, реабилитация узганнан соң мине медротада ярдәмче итеп калдырганнар иде. Алга таба нинди генә приказ булмасын, медротада ярдәм итәмме мин, яңадан «ашыгыч ярдәм» машинасына утырталармы, үтәячәкмен.

Алгы сызыкта егетләрне эвакуацияләргә дә ярдәм итәсем килә. Рапорт язып, командир белән сөйләшеп аласы булыр. Минем хәрби билетымда «санитар машина йөртүче» дип язылган. Башка вазифага күчү өчен мөмкинлекләр бармы икән? Максималь рәвештә җиңүгә көч кертергә кирәк», – диде ул безгә.

Радик Динәхмәтовның уңышлы гына хезмәт итеп, бәлаләргә юлыкмыйча, исән-сау кире әйләнеп кайтуын көтеп калабыз.

Фото: © Радик Динәхмәтов кызы һәм оныгы белән

Читайте на 123ru.net