Новости по-русски

Зәйнәб Фәрхетдинова яңа җырын көчкә башкарган: «Тотынырга микрофон «стойка»сы булды...»

Зәйнәб Фәрхетдинова, хисләргә артык бирелеп, махсус операциядәге егетләргә багышланган «Исән генә кайтчы, бәбкәм» җырын көчкә башкарып чыккан.

«Бу җырны, белмим, ничек кенә башкарып бетергән булыр идем. Ходай белә дә, үзем беләм. Ярый микрофонның «стойкасы» булды, тотынып торырга. Ваһапов фестиваленең сәхифәсеннән бу фото» – дип яза бу турыда Зәйнәб Фәрхетдинова сәхифәсендә.

Зәйнәб Фәрхетдинова «Интертат»ка бу җырны үз репертуарына алу тарихын да йөрәккә үтәрлек итеп әйткән иде.

«Дөньялар тыныч булмаганда, кемнең тамагыннан тыныч кына ризык үтсен. Көн саен төрле мәгълүматлар килеп тора. Үзебезгә бөтенләй катышы булмаса да, гаиләләргә балаларының гәүдәләре табутлар белән кайтуы кемнең күңеленнән тыныч кына узсын?! Барыбызның да кайгысын бергәләп кичерәбез. Дөньяда баладан да кадерлерәк нәрсә бар? Нәрсә өчен яши кеше?

Күпме клиплар, җырлар булса да, ата-ана – бала темасы – мәңгелек тема, һәм ул һәрвакыт актуаль булачак, – дип сөйләде Зәйнәб Фәрхетдинова «Интертат» хәбәрчесенә.

«Җырларның төрлесе була шул. Аларны йөрәгең аша үткәрмәсәң, тыңлаучыга барып та җитмәскә мөмкин. Син, Зәйнәб, җиренә җиткермичә башкармыйсың. Мәгънәсез, тоссыз җырлар юк синең репертуарда. Бу җырыңны беренче ишеткәч тә, бик җиңел булмагандыр, дигән идем», – дип, үз фикерләрен калдыра җырчыга тамашачысы.

Читайте на 123ru.net