Новости по-русски

«Мин бармасам, олы улыма сугышырга туры килер, мин китәм, диде»

«Мин бармасам, олы улыма сугышырга туры килер, мин китәм, диде»

Чаллыда махсус операциядә һәлак булганнарның гаиләләренә хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Бүләкләүгә һәлак булганнарның туганнары тулы гаиләләре белән килгән.

Абыебызның кызын якын итеп килдек. Аңа бүген Жуков медале һәм әтисе Рәис Шиһаповның «Батырлык» орденын тапшырачаклар. Безнең гаиләбез зур – 4 малай һәм 1 кыз. Зур абыебыз инде исән түгел, әфганчы иде. Махсус хәрби операциядә бер абыебызны югалттык, тагын берсе сугыша. Рәис безнең өченчебез иде, гражданкада эретеп ябыштыручы булып эшләде. Контракт белән 2023 елның язында китте. Аңа инде 60 яшь иде.

Морпехларга эләкте, яраланды, аннары яңадан алгы сызыкка китте. Аның «бишлеге» разведкага киткәч, мина кырына эләккәннәр. Госпитальдә үлде. Минем дә барасым килгән иде, ләкин абый миңа: «Кал, гаиләне кайгырт», – диде», – дип искә алды туганын Радик Шиһапов.

Мин кызым һәм оныгым белән килдем. Бүген аларга ире һәм әтисе Тимур Исламгуловның «Батырлык» орденын тапшырачаклар. Контрактка кул куярга карар кылганда аңа 39 яшь иде. Аның хатыны каршы иде. Ләкин Тимур: «Мин бармасам, олы улыма сугышырга туры килер. Мин китәм», – диде. Ул командир иде. Шуңа күрә ялга да кайтмады. Туганнары аны бик көтте. Аны алыштырырлык кеше юк, диде. 2024 елның гыйнварында һәлак булды. «Баба-Яга»дан (дошман дронының бер төре – иск.) шартлаткыч ташлаганнар, ул туп-туры Тимур янына окопка очып килгән, – дип сөйләде хатын.

Бүләкләр тапшыру тантанасына отставкадагы полковник Георгий Мокану да килде. Аны Чаллыда яхшы беләләр. Менә инде 10 елдан артык эчке гаскәрләр ветераны үзенең көчен педагогик хезмәткә һәм үсеп килүче буынны хәрби-патриотик тәрбияләүгә бирә, хәзер ул – «Герат» музее хезмәткәре. Георгий Николаевич улы Ливиу Мокану өчен «Батырлык» ордены алырга килгән.

Улым вагнерчы иде. Ул хәрби билетын югалтты, шуңа күрә РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзи алмады. Аның белән бергә хезмәт итәргә теләгән егетләр: «Без синең белән генә барабыз», – диделәр. Менә шулай барысы бергә хосусый хәрби компаниягә киттеләр. Лаеклы сугышкан – «Вагнер»ның 4 ордены, 2 медаль белән бүләкләнде. 2023 елның апрелендә башкаларны коткарганда һәлак булды. Аның подразделениесе штурмнан соң кире кайтты. Икенчесе ут астына эләккән, кешеләрне сугыш кырыннан чыгарырга кирәк булган. Бер партияне озатканнар, ә улым булган икенче машинага снаряд эләккән. Аңа 43 яшь иде, – дип сөйләде Георгий Николаевич.

Бүләкләү тантанасында Чаллы мэры Наил Мәһдиев тә бар иде.

Якын кешенең китүе – гомерлек төзәлмәс яра ул. Вафат булганнарның туганнарны һәм якыннарын юата алырлык сүзләр рус телендә дә, татар телендә дә, күпмилләтле илебез халыкларының башка телләрендә дә юк. Һәлак булган сугышчыларыбыз өчен чын күңелдән кайгыруымны белдерәм. Алар ил өчен авыр вакытта, кулларына корал тотып, Ватаныбызны сакларга бастылар. Безнең бабаларыбыз Ватанны сакларга баскан кебек.

Вафатыннан соң, сержантлар Иван Вильчинский, Илшат Зыялтдинов, Тимур Исламгулов, Раил Сафин; ефрейторлар Линар Максутов, Сергей Христофоров, кече сержант Евгений Иванов; рядовойлар Руслан Габдрахманов, Валентин Кондратьев, Ливиу Мокану, гвардия рядовое Марсель Моратов дәүләт бүләкләре белән бүләкләнде. «Батырлык» ордены һәм Жуков медале Рәис Шиһаповның, Суворов медале Рафаэль Хәсәновның туганнарына тапшырылды.

Геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

«Челнинские известия».

Эльвира Мөхәммәтдинова язмасы тәрҗемә ителде.

Читайте на 123ru.net