Новости по-русски

Чаллының теш дәвалау шифаханәсе коллективы хәрбигә питбайк бүләк иткән

Чаллының теш дәвалау шифаханәсе коллективы хәрбигә питбайк бүләк иткән

Чаллының 2нче теш дәвалау шифаханәсе коллективы «Казначей» позывнойлы хәрбигә питбайк бүләк иткән. Ул инде узган елдан бирле контракт буенча Авдеевкада хезмәт итә. Бу хакта «Интертат»ка Чаллының сәламәтлекне саклау идарәсе хәбәр итте. Бүләкне тапшыруда шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм теш дәвалау хастаханәсе баш табибы Флер Солтанов катнашкан.

«Авдеевка юнәлешеннән чыгу җиңелләрдән түгел. Исән-сау булу һәм кире әйләнеп кайту – төп бурычыбыз», – дип уртаклашкан герой.

Флер Солтанов алга таба да махсус операциядге егетләргә ярдәм күрсәтәчәкләрен әйтеп, киләсе ялга кайтуында да герой белән очрашуны көтәчәген әйткән.

Чаллы мэры коллективның бик мөһим, яхшы эш эшләүләрен билгеләп үткән. «Мондый егетләргә ничек ярдәм итмәскә – чын гвардеец. Сез – безнең илебезне саклаучылар. Алга таба да хәрбиләребезнең тормышын саклап калу өчен ярдәм күрсәтербез, аларга терәк булырбыз», – дигән җитәкче.

Читайте на 123ru.net