Новости по-русски

23 июльгә һава торышы һәм ай календаре

23 июльгә һава торышы һәм ай календаре

23 июльдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән яңгыр явачак. Төньяк-көнчыгыштан 5-10 метр тизлектә, урыны белән 14 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +10..+15˚, көндез +19..+24˚ градус.

Кимүче ай, ай Балык йолдызлыгында.

Кабаттан редис чәчү өчен уңышлы вакыт. Помидор, борыч, баклажан һәм кыярларга ашлама сибәргә була. Чәчәк атып бетергән күпьеллык чәчәкләрне аерып утыртырга кирәк.

Читайте на 123ru.net