Новости по-русски

Ижаудагы 17нче каттан кызны бәреп төшергән егет мәктәптә буллингка дучар булган

Ижаудагы 17нче каттан кызны бәреп төшергән егет мәктәптә буллингка дучар булган

Ижаудагы торак йортның 17нче катындагы тәрәзәдән 12 яшьлек кызны төртеп төшергән, ә аннары үз-үзенә кул салган ир-ат агрессив булмаган, ә гаиләдә аны барысы да яраткан. Ләкин мәктәптә егет эзәрлекләүләргә дучар була. Бу хакта һәлак булган егетнең туганнары «Комсомольская правда» газетасына әйткән.

«Ул беркемне дә үпкәләтми торган, юаш егет иде. Һәм бу кечкенә кызның аның янына ничек килеп чыгуын гаиләдә беркем дә аңлый алмый. Мине гаҗәпләндерә: әгәр дә ул кыз чыннан да кычкырган булса, нигә беркем дә җавап бирмәгән, ярдәм итмәгән?» – ди Алексейның сеңлесе.

Егетнең туганнары аның яратып тәрбмяләнгән бала булуын әйткәннәр. Алар сүзләренчә, ул наркотиклар кулланмаган. Шул ук вакытта туганнарының психологик сәламәтлеге турында сөйләүдән баш тартканнар. Әмма һәлак булучының элеккеге сыйныфташлары аның һәрвакыт йомык, аралашмаучан булуын искә төшергән. Моның өчен аны мыскыл иткәннәр, ә ул җавап итеп янаулар яудырган, ләкин беркайчан да кул күтәрмәгән.

«Алексейның кинәт кызып китә торган холкы бар иде. Мәсәлән, егетләр үзләренең шаяртулары белән аны туйдырдылар, ул торып баса һәм тупас формада 1-2 сүз әйтә ала иде», – дип искә алалар егет хакында

«LlFE» сайтыннан Юлай Низаев тәрҗемә итте.

Читайте на 123ru.net